«Наркотикларсыз тормыш» дип аталаган наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында 2019 елның 20 июнендә Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Без наркотикларга каршы " акциясе уздырылды.
Акциянең максаты-халыкта наркотикларга каршы торучанлыкны булдыру һәм аларга ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Акция барышында җирле халык белән наркотиклар куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Акциядә катнашучылар наркоманиягә каршы көрәш символы буларак кызыл тасмалар алдылар һәм аларга «Синең кулыңда синең дөнья» дигән белешмәлекләр таратылды.
Акциядә 16 балигъ булмаган балалар һәм 16 өлкән кешеләр катнашты.