Интерактив уен : «Яхшы гадәтләр патшалыгына сәяхәт»

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

    2019 елның 19 июнендә  Балык Бистәсе районындагы «Доверие - Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара наркотикларга куллануга каршы көрәш көненә багышланган  чаралар кысаларында балигъ булмаганнар белән «Яхшы гадәтләр патшалыгына сәяхәт»дигән  интерактив уен  үткәрделәр.

  Чараның максаты: яшьләргә тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт булдыру.

 Чара барышында  балалар белән бергә «Тәмәке тартуга ничек карыйсыз?» дигән анкета үткәрелде,тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмати - дидактик өлеш уздырылды.

   Эшнең икенче этабы булып «Яхшы гадәтләр патшалыгына сәяхәт»дигән уен торды.    Бу өлештә балаларга командаларга берләшеп реклама эшләргә һәм үз шәһәре турында берничә сүз сөйләргә кирәк иде.

«Сәламәтлек дивары» практик күнегүендә балалар кызыклы һәм файдалы гадәтләр язылган карточкаларны сайлап, “Сәламәтлек стенасына”  ябыштырдылар.

  Йомгаклау өлешендә,балалар  үткән материал турында фикер алыштылар, яхшы һәм файдалы гадәтләр формалаштыру буенча төп нәтиҗәләр ясадылар.

 Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International