Габделхәй Шәрифуллин “ВЗП Рыбная Слобода” җәмгыяте игенчеләре арасында комбайнчылар бәйгесен әйдәп бара. Ул бүгенге көндә “Мега-204” бункерыннан 500 тоннага якын ашлык суктырып озатты инде.
Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калып бара. Ата-аналар, мәктәп колективлары өчен шактый мәшәкатьле атналар инде бу. Ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләргә: кием-салымын, уку әсбапларын алырга кирәк. Мәгариф учреждениеләре коллективлары алдында мәктәпләрне, балалар бакчаларын яңа уку елына яхшылап хәзерләү бурычы тора.
Комиссия беренче чиратта мәктәпләрнең җылыту системалары, котельныйлары торышына игътибарны юнәлтте. Район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков та бу мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклап үтте. “Җылыту системасын тулы хәзерлек сызыгына кую–безнең төп бурычыбыз”–диде ул. Хәзер мәктәпләр, балалар бакчалары, нигездә, газ белән җылытылалар. Без булган мәктәпләрнең котельныйларының әзерлеге яхшы дип бәяләнде. Газ казаннары, насослар тулы тәртиптә, ягу биналары, төтен суырткычлар әйбәтләп төзекләндерелгән, агартылган. Вак-төяк кимчелекләр дә ачыкланды ачыклануын. Каз.Чаллы мәктәбендә газ сигнализаторы эшләми.