15 июньдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, халыкны социаль яклау бүлеге вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Назипов Рәшид Газиз улы Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Корбанова Сания Нәбиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.