Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 14 июне, җомга

13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнардагы терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе»ДКУ белгечләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International