“Ел сезне башкача сынады шул”

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
“Ел сезне башкача сынады шул”
Кичә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районыбыз кырларын очып узды, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Соңыннан ул “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең рапс басуы читендә район активы, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Дәүләт Советы җитәкчесен ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район хакимияте башлыгы Илһам Валеев озатып йөрделәр.
–Ел үзенчәлекләрен исәпкә алганда быелгы уракның катлаулылыгы күз алдында. Явым-төшемнең сездә чагыштырмача аз булуы басуларыгыздан күренә. Тулаем җыемның ким булуын аңлаячакбыз. Әмма бу очракта трагедия ясарга ярамый, булганын түкми-чәчми җыеп алырга, киләсе ел уңышы хакында ныгытып уйланырга кирәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны күз уңында тоту зарур,–диде Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин. Ул шулай ук шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләрнең халыкка килеп җитү-җитмәве белән кызыксынды.
Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та урып-җыюны кыска срокларда төгәлләргә кирәклеген искәртте.
–Һәр соңга калган бер көн бер процент уңышны югалту дигән сүз. Корылыкны гына сылтау итмичә, һәрбер кырга агротехник таләпләр күзлегеннән нәтиҗәләр ясарга, төп факторларны билгеләргә, проблемаларны ачарга кирәк. Әнә Евгений Лылов (ред.”Логос” җитәкчесе!) борчактан шушы елда да 28 әр центнер уңыш алды, бөртеклеләре елына күрә яхшы уңыш вәгъдә итә. Рапс кырын күрегез, ничек чиста, шәп!
Дөрес, балыкбистәлеләр кырларга ашлыкны мул керттеләр, орлыкның да сыйфатлысын чәчтеләр. Нишләмәк кирәк, ел сезне башкача сынады шул, –диде министр
Гаилә фермаларының эшчәнлеге белән танышканда Фәрит Мөхәммәтшин аларның санын кимендә 20 гә җиткерү тәкъдимен җиткерде. Район башлыгы Илһам Валеев гаилә фермаларының санын 30га җиткерәчәкләренә ышандырды.
Марат Әхмәтов үз чыгышында терлекчелек тармагына кагылышлы мөһим мәсьәләләргә дә тукталып үтте:
–Терлекчелекне югарырак биеклеккә күтәрәсе иде. Бу начар эшлисез дигән сүз түгел. Төрле вариантларга тукталырга кирәк. Менә “Кулон” сезнең районда 800 баш савым сыерлар комплексын төзергә планлаштыра. Сезнең өчен өстәмә чыганак булыр иде. Гаилә фермаларын төзү, киңәйтү–матур гамәлләрегезнең берсе. Азык запасы хакында да онытмагыз, әле бу юнәлештә резервларыгыз байтак, – диде ул.
Фәрит Хәйруллович   саубуллашканда: табигать кырыслыгына сылтау итеп башыгызны түбән имәгез, киресенчә берләшеп, берегеп барлык мөмкинлекләрне эшкә җигегез. Ел азагында, алга таба да “Без–Балык бистәсеннән!” диеп горурланып әйтергә язсын үзегезгә,–дигән теләген җиткерде.
Вазыйх Фатыйхов.
Рәсемнәрдә: Ф.Мөхәммәтшин безнең җирлектә; «Логос» хуҗалары үзләренең рапс басуында.
 
 
 
 
Яңа җиңүчеләр хөрмәтләнде
Урып-җыю эшләренең икенче атнасы йомгаклары буенча җиңүчеләрне эш урыннарында бүләкләү бу юлы да тантаналы шартларда үтте.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин һәм идарәнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәлахов белән берлектә якшәмбе көнне игенчеләр янына юл тоттык.
Гадәттәгечә зур егәрлекле чит ил комбайннары арасында беренчелеккә “Логос” тан Николай Афанасьев лаек булды. Шушы ук хуҗалыктан Әгъзам Хисмәтов белән Петр Щербаков икенче, өченче урыннарны яуладылар.
Олы Елга авыл җирлеге биләмәсенең Абдуллинның фермерлык хуҗалыгында урып-җыю эшләре уңышлы бара. Уңган комбайнчы Минзөфәр Ибраһимов бер атна эчендә СК-5 комбайны белән 285 тонна ашлык суктырып алган. Әйтүләренә караганда уңышлары да әйбәт чыга. Ни дисәң дә чәчү технологиясен төгәл үтәп, үзвакытында корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртүнең әһәмияте зур шул. Иген кырлары да чиста, уңышы да югары. Фермер инде чәчелгән участокның яртысыннан артыгын суктырып алган. Уңган комбайнчы Минзөфәр Ибраһимов күчмә Кызыл байрак белән акчалата бүләкне сөенеп кабул итте. СК-5 комбайннары арасында бу көнне икенче-өченче урыннарга Күкидән Рамазан Гыймаев белән “Арыш” җәмгыятеннән Айдар Галиев лаек булдылар.
Ә менә “Дон”, “Акрос” комбайннары арасында “Азык-төлек корпорациясе”ннән Фәнис Мөхәммәтрәхимовка тиңнәр табылмады. Ул бер атна эчендә 383 тонна ашлык суктырып беренчелекне алды.
Аңа да күчмә Кызыл байрак белән акчалата бүләк тапшырылды.
Ә менә “Масловка”ның бай тәҗрибәле комбайнчылары Габделхәй Йосыпов белән Рәдиф Гарипов икенче, өченче урыннарга ия булдылар.
Бу көнне игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләрне дә игътибардан читкә куймадылар. “Кулон” агрофирмасыннан Ринат Гайнуллин барысын да уздырып барлыгы 705 гектар мәйданда эш башкарган. Игенчеләрнең хезмәтен күреп аңа тиешле бәя бирү аларны тагын да олырак җиңүләргә рухландыра. Һәрхәлдә җиңүчеләрнең йөзеннән шуны тоярга була иде.
Идрис Аметов.
Рәсемдә: Рафис Абдуллинның фермерлык хуҗалыгы комбайнчысы Минзөфәр Ибраһимовка бүләк тапшыру вакыты.
 
 
 
Булдыралар, Шәйхетдиновлар
Тормышта еш кына махсус уку йортын тәмамлап кайткан белгечләр генә түгел, һәвәскәрләр дә күбрәк уңышка ирешүчән була.
“Кама” агрофирмасының алдынгы комбайнчысы Әлфәт Шәйхетдинов та нәкъ шундыйлардан. Биш ел элек әлеге хуҗалыкка барып чыккач, агрофирманың ул вакыттагы директор урынбасары Рәшит Солтанов таныштырган иде безне аның белән. Алар шактый вакыт хуҗалыкка яңа кайткан чит илдә эшләнгән “Акрос” комбайнында эшләүче таба алмый интеккәннәр. Олы хезмәт тәҗрибәсе булганнар, хәтта дипломлы механизаторларның да кыюлыгы җитмәгән. Шуннан соң күп еллардан бирле хуҗалыкта тыйнак гына эшләүче Әлфәт Шәйхетдиновка тәкъдим ясаганнар алар.  Ни дисәң дә, мәктәп елыннан ук ул СК-4, “Нива”, “Дон”нарда ярдәмче һәм комбайнчы булып эшләгән. Ә тракторчы-машинист һөнәренә мәктәптә укыганда өйрәнгән. Чыннан да, тәвәккәл булып чыга егет. Беренче эш көненнән үк яңа техника ярдәмендә уңышларга ирешә. Гомер буена диярлек комбайнда эшләүчеләрне дә узып китә. Инде менә быелгы авыр, үзенчәлекле шартларда үтә торган урып-җыюда да сынатмый Әлфәт. Көннән көн югарырак нәтиҗәләргә ирешә. 5 елдан артык инде янәшәсендә эшләүче улы Алмаз да үзе кебек тырыш. Алар бер-берсен ял иттереп, артык кабаланмыйча көйле эшләүләрен дәвам иттерәләр. Комбайнчы ирешкән уңышлары хакында күп сөйләргә яратмый. «Берәүдән дә ким эшләмибез. Техника көйле булгач, эшләве дә күңелле» ,–ди Әлфәт. Әмма бүген биредә икенче бер нәкъ шундый ук “Акрос” комбайнына утырырга теләүчеләр булмавы күпләрне борчый. Барысы да артык катлаулы, компьютерлаштырылган техника, кулдан килмәс дип баш тарта. Шулай итеп төзек хәлдәге “кыр корабы” әле дә машина-трактор паркында үзенең булачак хуҗасын көтә. Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Әлфәт Шәйхетдинов та югыйсә эшләргә теләге булганнарга булышлык күрсәтергә әзер. Тырыш игенче   әнә шулай үзенең башкаларга һәрвакыт ярдәмчел булуы белән дә мактаулы. Аның белән озак еллар дәвамында иңгә-иң торып эшләгән элеккеге баш механик, бүген Олы Елга авыл җирлеге Советы башлыгы Фәрит Садриевтан да әлеге игенче турында шактый уңай фикерләр ишеттем. Булдыралар Шәйхетдиновлар дип ул аларның авылда үз хезмәтләре белән көн күрүләре, тормыш иптәше Рәшидә белән ике бала үстереп, аларга да яхшы хезмәт тәрбиясе бирүләре хакында сөйләде. Соңгы елларда Әлфәт кыш буе диярлек терлекчелек комплексында улы Алмаз белән маллар карый. Хезмәт урынында да, авыл кешеләре арасында да мактаулы гаилә,–ди җитәкче.
Улы Алмаз үзенә гомерлеккә әтисе хезмәтен үз итсә, кызы Гөлназ әнисе эшен дәвам иттерүгә алынган. Ул Казан кооператив техникумын уңышлы тәмамлап, әнисе кебек шәһәр нокталарының берсендә эшли. Шәйхетдиновларның эш сөючән, тырыш гаиләсе авылда күпләргә өлге булып тора.
 
Галим АМАН.
 
Рәсемдә: алдынгы комбайнчы Әлфәт Шәйхетдинов.
 
 
Ут җылылык, яктылык кына
алып килсен!
Янгын кешеләргә иң зур зыян салучы афәтләрнең берсе, иң рәхимсезе булып кала бирә.
Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора.
Агымдагы елда гына да район территориясендә 17 янгын теркәлде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике очракка күбрәк. Шомырбаш авылында бер-бер артлы ике янгын чыкты. 29 июль көнне төнге 11.00 сәгатьтә бер хуҗаның каралтысы яна башлый. Бәхеткә каршы клубтан кайтучы яшьләр, авыл халкы утны сүндерәләр. Гаҗәп инде, 8 июльдә каршы яктагы йортта янгын чыга. Бу юлы йорт та, каралты куралар да, мал-мөлкәт тә көлгә әверелә.
Статистика буенча янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану, урнаштыру кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләр ягу–янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар.
 Кызу, коры көннәр тору сәбәпле, урманнарда янгыннар чыгу куркынычы саклана. Урман янгыннары гадәттә кешеләр гаебе белән эш һәм ял вакытында уттан саксыз файдалану аркасында килеп чыгалар. Сүндерелмәгән учак, тәмәке, шырпы, мылтык пыжы янгынга сәбәп булырга мөмкин. Хәтта урман аланнарында ташлап калдырылган шешәләр, пыяла кыпылчыклары да янгын куркынычы тудыралар. Алар кояш нурларын лупа кебек фокуслыйлар һәм коры үләнне, яфракларны кыздырып ут чыгаралар. Безнең районда урман эчендә урнашкан 4 (Лесхоз, Наратлы, Чыршылы елга, Камский ) авыл бар. Аларда яшәүчеләргә, ял итәргә, кунакка кайтучыларга аеруча сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк инде.
Хәзер урып–җыю эшләре бара. Механизаторларга урман буйларында эшләгәндә аеруча сак булырга кирәк. Бензин, дизель ягулыгы, май сеңгән чүпрәкләрне ташлап калдыру, эшләп торган машина, трактор багына ягулык салу, ягулык системасы төзек булмаган техникадан файдалану катгый тыела. Уракта катнашучы һәр техника янгын сүндергечләр белән җиһазландырылган булырга тиеш.
Янгын чыгу ихтималы зур булган жәйге чорда авыл җирлеге башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы юнәлешендә өстәмә чаралар күрү зарур. Халык арасында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Янгын чыга калса, авыл халкына тиз арада хәбәр салу, янгынны сүндерүгә оештыру системасы эшләнгән булырга тиеш. Авыл читләрендә, урамнарда коры үләнне ягуга юл куярга ярамый. Урманнарга керүне чикләү чараларын күрү зарур. Кисәтүле, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган аншлаглар урнаштыру да зыянга булмас. Янгын сүндерү өчен җайланган техника булдырырга, аны һәрвакыт төзек хәлдә тотарга кирәк. Кеше яшәми торган йортлар электрдан өзеп куелган булырга тиеш. Шулай ук файдаланылмый торган электр жиһазларын да көчәнеш астында тотарга ярамый.
Җәйге каникуллар дәвам итә. Бәла-казага юл куймас өчен балаларны күзәтүсез калдырмагыз, шырпы, зажигалкаларны балалар алмаслык урыннарда саклагыз. Алар белән янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр үткәрегез.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкның да шактый катгый булуын истән чыгармагыз. Гражданнарга 1000 нән 1500 сумга кадәр,урындагы кешеләргә 6000 нән 15000 сумга кадәр юридик затларга 150000 нән 200000 сумга кадәр штраф каралган.
Урманнарны,йортларыгызны янгыннан саклагыз, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмагыз. Ут сезгә бары тик җылылык, яктылык, уңайлыклар гына алып килсен!
 
А. Мишин,
 район дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы.
 
 
 
 
Үзгәрәләр, заманча яңаралар...
80 еллык тарихы булган бу оешма халык хуҗалыгы һәм хәрби кораллы көчләр өчен меңәрләгән шоферлар хәзерләгән. Ерак 1933 елда Балык бистәсендә ОСАВИАХИМАның җирле бүлеге барлыкка килә. Соңрак ул ДОСААФ итеп үзгәртелә.Аларның эшен бүгенге автомәктәп дәвам итә. Әлеге оешма яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерли, хәрби белгечлеккә өйрәтә, гражданнар оборонасы башлангычларын бирә. Җирле ДОСААФның 2 йөк машинасында район колхоз-совхозлары өчен шоферлар хәзерләгән вакытлары артта калды инде. Хәзер автомәктәптә 6 җиңел автомобиль, ГАЗ-53 һәм КАВЗ автобусы бар. Биредә А, В, С, Д, Е категорияләре буенча шоферлар хәзерлиләр. Ел саен 200 дән алып 300 гә кадәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен һәм шофер эшенең нечкәлекләрен өйрәнәләр. Соңгы вакытта аеруча хатын-кызлар күп укый икән. Икенче ел инде өлкән сыйныф укучылары өчен махсус уку программасы булдырылган. Котлы Бөкәш, Урахча, Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә махсус класслар ачылган. Балык бистәсе балалары автомәктәпнең үзендә укыйлар. Уку түләүле булса да шактый арзанрак.
–Балык бистәсе РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбенең материаль-техник базасы даими ныгытыла,–ди аның җитәкчесе Әсгать Сөнгатов. –Күптән түгел яңа гараж төзелде. Шушы көннәрдә генә автодромда яңа эстакада файдалануга тапшырылды. Бу курсантларны тагын да сыйфатлырак укытырга мөмкинлек бирәчәк әлбәттә. РОСТО каршында күп еллардан бирле “Комета” картингчылар клубы эшләп килә. Анда йөрүче малайлар төрле республика ярышларында даими катнашалар. Безнең ату тирыбыз да бар. Моннан тыш 23 февраль, 8 март, 9 май бәйрәмнәренә багышлап төрле автомото ярышлар үткәрәбез, район үзәгендәге Җиңү парадларында катнашабыз. Кыскасы, безнең автомәктәп тулы канлы, кызыклы тормыш белән яши. Килегез, үз күзегез белән күрегез!
Вячеслав Родионов.
Рәсемдә: автодромдагы яңа эстакада.
 
 
 
 
Һәр йортта үз кеше ул
Әле күптән түгел генә үзенең олы юбилеен билгеләп үткән Нина Фазылҗанованы хезмәт куйган коллективында бәйрәме белән котлап хөрмәт күрсәттеләр. Районыбызда да аны күпләр яхшы белә.
Хезмәттәшләренең ышанычын ул беренче эш көненнән үк аклау өчен тырыша. Кайда һәм нинди генә урында булмасын, үз вазыйфасын һәрвакыт җаваплы башкарганы, авыл кешеләренә ярдәмчел булганы өчен яраталар аны.
Районыбызның Зур Мәшләк авылында ишле гаиләдә үскән кыз мәктәп елларыннан ук чаялыгы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән башкалардан аерылып тора. Урта белем алырга Котлы Бөкәш мәктәбенә килгәч тә бу матур сыйфатын югалтмый, укуда да мактала. Урта мәктәпне тәмамлаган бу яшь кыз авылдашы, ул елларда “Масловка” совхозын җитәкләгән Галина Васильевага да ошый. Һәм ул аны үзләренә эшкә чакыра. Баштагы мәлдә Нина китапханәдә хезмәт куя, аннары аны совхоз дирекциясе Ингушетиягә белгечләр әзерләү курсына укырга җибәрә. Чит җирләрдә ике елга якын укып кайткач Нина Михайловнаны Масловка авыл Советына сәркатип итеп билгелиләр. Биредә дә ул совхоз һәм авыл Советының җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Авыл биләмәсендә оештырылган сәяси вакыйгаларда (сайлау, халык санын исәпкә алу һәм башкаларда) актив катнаша. Ә бу вакытта совхозга Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап килгән Ринат исемле егетне ферма мөдире итеп куялар. Аның күзе Нинага төшә. Ике арада мәхәббәт хисләре уяна. Озак та үтми, алар гаилә корып җибәрәләр. Совхоз директоры хуҗалыкның   киләчәге яшьләр кулында дип аларга ике бүлмәле фатир бирә. Әмма рәхәтләнеп күңел биреп эшләп ятканда район җитәкчелеге үтенече белән Ринатны Кульга авылына баш белгеч итеп күчерәләр. Яңа урында Нинага да эш табыла. Ул дәүләт иминияте агенты булып эшли башлый.
–Бер дә таныш булмаган Олы Кульга авылына килгәч беренче эш көнемдә күрше Осиновка авылына чыгып киттем. Әмма көзге көнне юлда адашып бик озак елый-елый кырлар буенча йөргәч көч-хәл белән кичке якта гына өйгә кайтып егылдым,–дип искә ала. Әнә шулай зур үҗәтлек белән Нина яңа урында үзенә йөкләнгән хезмәтнең нечкәлекләренә, серләренә өйрәнеп эш итә башлый. Авыл кешеләре белән дә бик тиз уртак тел таба. Айдан-айга үзенә җиткерелгән план-заданиеләрне арттырып үти башлый. Ә уйлап карасаң, бер үзенә 4 авыл халкына хезмәт күрсәтү җиңелләрдән булмый. Иң авыры 90 нчы елларда үзен нык сиздерә. Чөнки халык хезмәт хакын товарлата алып, ипилек тә акчасы булмаганга йорт-җирләрен иминиятләштерергә ашкынып тормыйлар. Авылларга чыгып йорттан-йортка йөреп кайсын юмалап, кайсын үгетләп йөри торгач кына уңышка ирешә. Үзара аңлашып эшләгәч байтак кына уртак фикерләр дә барлыкка килә. Бервакыт бер ханым йорт-җирен иминиятләштерә, ә мунчасы өчен акчасын кызгана. Аңа нәрсә булсын, ничә ел тора, иске инде ул дип сәбәпләр эзли. Нина Михайловна тормыш вакыйгалары белән бәйләп аңлата торгач иминиятләштерергә ризалаша хуҗабикә. Ә ел ахырында һич көтмәгәндә-уйламаганда аның мунчасында янгын чыга. Нина Михайловна барлык кирәкле документларны тутыруда, белешмәләр юллап алуда булыша. Һәм озак та үтми үзенә 70 мең сум акчаны кайтарып бирәләр. Шушындый кайгыртучанлык күрсәтелгәннән соң башкалар да үз милекләрен иминиятләштерергә ашыга. Бәла аяк астында дип тикмәгә әйтмиләр шул. Ә Нина Фазылҗанова исә авылдашларын бәла-казадан саклау буенча нәтиҗәле эш башкара. Авыл кешеләре арасында гына түгел, коллективта да абруе зур аның. Үзенең күпьеллык тыңгысыз хезмәте өчен “Иң яхшы иминият агенты” дигән күкрәк билгесе һәм дистәдән артык Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ул.
 
Идрис Аметов.
 
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International