2019 елның 12 июнендә Яр буенда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган волейбол буенча район турниры узды. Ярышта 6 команда катнашты. 1 урынны Барс-Пром, 2 урынны - Алга, 3 урынны "ДОО(П)Ц" МБУ командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!