2019 елның 11 июнендә Күгәрчен авылында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча күчмә комиссия утырышы узды.
Суд приставлары вәкилләре ЦЗН, опека һәм попечительлек бүлеге, Эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге вәкилләре белән берлектә алимент түләү һәм түләттерү тәртибен компетентлы аңлаттылар.
Утырышта катнашкан гражданнарның борчыган сораулары тиешле игътибарсыз калмады: бәхәсле моментларны хәл итү вариантлары тәкъдим ителде.