Бүген, 11 июнь көнне, Балык Бистәсе районы башлыгы каршындагы киңәйтелгән киңәшмәдә, гадәттәгечә, социаль өлкә хезмәткәрләрен котладылар: яхшы һәм намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Гыйльманова Рамилә Хөсәен кызы, Бәширова Гөлчәчәк Гаптулла кызы, Самукина Рәзинә Габделәхәт кызы-«Доверие - Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре.