“Чиста кырда” рапс та күкрәп үсә

2012 елның 7 августы, сишәмбе
“Чиста кырда” рапс та күкрәп үсә
Августның беренче көнендә “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Солтан авылы янындагы рапс басуында әлеге культураны “Клеарфилд”системасы буенча игүгә багышланган республика семинары булып узды. Анда дөньякүләм танылган “ВАСФ” химия концерны, “Рапуль” рапс, көнбагыш, кукуруз орлыклары җитештерүче компания, Германия орлык альянсы һәм ООО “Казаньагрохимсервис” менеджерлары, республиканың рапс игүче хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
Баштарак уттай урак өстендә семинар үткәреп ятуның нигә кирәге булды икән дигән уй да кергән иде башка. Тыңлагач, бераз төшенгәч бу чараның бик тә вакытлы һәм кирәкле булуына инандым инде. Иң әүвәл рапсның рентабельле, зур табыш китерә торган культуралар булуын ассызыклап үтәргә кирәктер. Бик тә файдалы май сыгалар бит аннан. Рентабельлек дигәннән, бүген бодайның бер тоннасы 6 мең сум торган вакытта рапсның бәясе 12-13 мең сум. Ә Европада аны 20 мең сумга да сатарга була икән. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүебезне исәпләсәк, монысы да кызыктырырлык бит. Әмма бу кадәр табыш алу өчен рапсны барлык технологик чылбырны төгәл үтәп, гербицидын, инсекцитидын вакытында кертергә кирәк. Шактый нәзберек, игътибар таләп итә торган культура ул. Югалтуларсыз җыеп алу өчен дә өлгерлек таләп ителә. “Рапуль” компаниясе вәкилләре болар хакында тәфсилләп сөйләделәр, аңлаттылар инде. “Логос”ның баш агрономы Виктор Гуськов та рапс игү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Республикакүләм семинарның нәкъ менә “Логос”та узуы очраклы түгел. Әлеге җәмгыять җитәкчеләре игенчелектәге һәр яңалыкны, прогрессив технологияләрне, кем әйтмешли, очып чыгуга эләктерергә генә торалар. “Логос”та рапс игү белән 6-7 ел шөгыльләнәләр инде. Моңа кадәр ул, нигездә, сидерат, терлек азыгы буларак үстерелгән. Бүгенге көндә рапс мәйданнары барлыгы 3 мең гектардан артык мәйданны били. Шуның 1642 гектары “Клеарфилд” системасы буенча игелә. Клеарфилд татарчалатып әйтсәк, “чиста кыр” дигән сүз. Системаның асылы шунда: яхшылап эшкәртелгән басуга рапсның тотрыклы “Сальса” гибрид сортын чәчкәннәр. Чәчүлекләрне тәэсир итү көче киң спектрлы “Нопасаран” гербициды белән эшкәрткәннәр. Бу гербицид барлык төр чүп үләннәрен, шул исәптән, рапсның гибрид булмаган башка сортларын да корыта. Шуның өстенә, рапс маеның сыйфатын да арттыра төшә икән әле. Ул гына да түгел, бу система белән игелгән рапстан соң басу чүп үләннәреннән арынып кала. Димәк, рапстан соң чәчелгән культураны чүп үләннәренә каршы эшкәртәсе дә булмый. Икеләтә файда була инде. Тагын шунысы, традицион ысул белән иккәндә бер гектар рапсның үзкыйммәте 8 мең сумга кадәр җитә. Ә “Клеарфилд” системасы үзкыйммәтне 3-4 сумга кадәр киметә.
“Логос” басуының сынау участогында рапсның яңа система белән игелә торган гибрид сортларын, традицилон ысул белән игелә торган сортларын кишәрлекләп утыртканнар. Аерманы күрү өчен белгеч булырга да кирәк түгел. Аермасы күз алдында. “Клеарфилд” системасы белән игелгән участокта бер генә чүп үләне дә күрмәссең, ә менә гади ысул белән игелгәнендә эт эчәгесе һәм башка чүп үләннәре борын төрткән шул.
Кунаклар “Логос”ның рапс басуын, аны игү буенча тәҗрибәләрен югары бәяләделәр, яхшы уңыш вәгъдә итүен әйттеләр. Атна-ун көннән рапсны урып-җыюга керешергә исәпләре. Белгечләр әйтүенчә, гектардан 20 центнер чыкса да, шактый табыш китерәчәк. Бирсен Ходай!
Илгиз Җамалиев.
 
Рәсемдә: “Логос” җитәкчесе Е.Лылов белгечләрнең һәр киңәшенә колак сала; “Рапуль” менеджеры рапс игү серләрен сөйли.
 
 
 
 
 
Әтисе хезмәтен үз итеп
Игенче хезмәтенең иң кирәкле һәм абруйлы булуына Илдус бала вакыттан ук төшенә. 
Һәрбер авыл малае кебек аның да күңеле балачактан техникага тартыла. Әтисе Сәнгатулла абзыйныйң гомере буе автомобиль йөртүче, тракторчы, машинист булып эшләве дә малайның балалык мавыгуларына тәэсире зур була. Әнә шуңа мәктәпкә укырга барганчы ул инде әтисенең иң ышанычлы “булышчысына” әйләнә. Башлангыч сыйныфларда укыганда еш кына руль артына утырып әтисенең “Газ-51” автомашинасы белән идарә итү күнекмәләренә өйрәнә. 6 сыйныфларда укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Әнә шулай егет әкренләп игенче хезмәтенең ни дәрәҗәдә кирәкле һөнәр булуын күреп, төшенеп үсә. Дөрес мәктәпне тәмамлагач сыйныфташ дуслары аны шәһәргә китәргә үгетлиләр. Үзенең дә каланы күрәсе килә. Яшьлек бит, әле җитмәсә илкүләм олы төзелешләр яшьләрне үзенә чакырып тора. Шул вакытта ук инде ул өлкән яшьтәге әти-әниләре хакында уйлый. Гаиләдә төпчек малай буларак тормыш кануннары нигезендә аларны тәрбияләү аның вазыйфасы булуына төшенә. Аннары авылда да бит тырыш кешегә менә дигән итеп гомер кичерергә мөмкин. Шулай итеп ул район үзәгендәге һөнәри уку йортына укырга керергә була. Ә җәйге каникул вакытларында хуҗалыкларга булыша. Техника серләрен яхшы үзләштерүен күрептер инде 3 курста укыганда аңа “Енисей” комбайнын ышанып тапшыралар.Укуын уңышлы төстә тәмамлап кайткач, хезмәт тәҗрибәсе дә булган белемле егетне бик рәхәтләнеп элеккеге “Шомбыт” совхозына эшкә кабул итәләр.
Җиң сызганып ул тракторда эшли. Җир эшкәртә, чәчү чәчә. Ә инде урып-җыю чорында комбайнга утырып игеннәрне суктырып җыюда катнаша. Кулы эш тәртибен яхшы белгән тырыш, уңган хезмәткәрләр һәр коллективта йөзек кашына тиң. Аны да хуҗалык белгечләре һәм үзе белән иңгә-иң торып эшләүче иптәшләре үз итәләр, хөрмәтлиләр.
Илдус Гайнетдинов бүгенгесе көнне “Кулон” агрофирмасының иң алдынгы игенчесе.
–Ул бар эшкә дә оста. Нинди генә хезмәткә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Трактор, комбайннар белән идарә итүче генә түгел, югары квалификацияле автомобиль йөртүче дә әле ул. “КамАЗ” автомашинасы белән теләсә кайсы җаваплы рейска чыгып китәргә әзер,–ди агрофирма идарәчесе Анатолий Дмитриев.
Бу көннәрдә егет “Нью-Холланд” комбайны белән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыша. Ярдәмчесе Ирек Камалиев та тәҗрибәле механизатор. Кышын-җәен тракторда хезмәт куя ул. Алар берничә ел инде үзара аңлашып уракта катнашалар, җиңүче булып калалар. Быел да аларның сынатмаска исәпләре. Урып-җыю   башыннан Илдус Гайнетдинов экипажы хуҗалыкта да, район күләмендә дә алдынгылар рәтендә бара. Бу гаилә производствода гына түгел, авылда да мактаулы. Чаллыбаш авылында   Илдус тормыш иптәше Эльмира белән күпләрне сокландырып төп йортта гомер кичерәләр. Әти-әниләре йорт-җирне алып баруда, балаларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Шулай булмаса, абзар тутырып терлек, кош-кортлар асрап булыр идемени? Бер булганнан бар да була дип, тикмәгә генә әйтми шул халык. Гайнетдиновлар гаиләсе дә инде байтак еллардан бирле каз, үрдәкләрне читтән сатып алмыйлар. Илдус үзенең бәләкәй инкубаторында чыгара аларны. Эльмирасы да үзенә ошаган, тырыш хезмәткәр. Ул агрофирманың җиләк-җимеш бакчасында эшли. Гайнетдиновлар гаиләсе әнә шулай хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып авылда күпләрне сокландырып гомер итәләр.
Идрис Аметов.
Рәсемдә: алдынгы игенче Илдус Гайнетдинов.
 
 
 
 
Үз сайлаган хезмәт юлыннан...
Олы Елга авылы кибетчесе Фәридә Сибгатуллина хакында: “Үз һөнәренең чын остасы”, –диләр
Ел йомгаклары буенча ул һәр елда алда. Сәүдә хезмәткәрләре конкурсында да күп мәртәбәләр җиңүче булып чыкты. Бу хезмәт уңышлары аңа җиңел генә бирелми. Бала чактагы хыялын тормышка ашыру нияте белән ул Олы Елга урта мәктәбен тәмамлагач Казан сәүдә училищесына юл тота. Әмма әле уку йортын тәмамлаган һәр белгеч үз һөнәренең остасы була алмый. Аңа да моның өчен шактый тир түгәргә, иң мөһиме сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булу, үзара җиңел аңлашу кебек асыл сыйфатларга өйрәнергә кирәк була. Училищедан соң шәһәрнең иң олы сәүдә нокталарының берсендә сәүдә серләренә өйрәнә башлый ул. Ә Казан халкы авыл кешесе генә түгел. Бер елдан артык эшләп, беркадәр шомарып эш күнекмәсе алган кыз сатып алучыларның игътибарын, коллективның ихтирамын яулый. Аны җаваплырак бүлеккә күчерәләр. Әмма монда озак тоткарланырга туры килми аңа. Авылдаш егете аны үзенә каратып, туган авылына алып кайта. Шулай итеп Фәридә алган тәҗрибәсен авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтүдә файдалана башлый. Әмма монда хәлләр башкачарак шул. Товарга чыгып китәсе, аны сайлап алып автомашинага төяп бушатасы, киштәләргә урнаштырасы да бар. Кыз бу эшләрне күбесенчә үзенең көтеп алган ял көннәрендә башкарырга тырыша. Билгеле инде авыл халкының теге яки бу товарга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен Казан сәүдә базасына да чыгып китә. Әллә яшь булганга бу мәшәкатьләр артык ялыктырмый аны. Авылдашларына яхшы сәүдә хезмәте күрсәтә, план-заданиеләрен дә һәрчак арттырып үти. Эшен төгәл, пөхтә башкара.   Әнә шушы сыйфатлары өчен кулланучылар берлегендә һәм авыл халкы арасында да абруй казана ул. Ә бүген исә сәүдәдә хәлләр икенчерәк инде.
–Бүгенге хезмәтебез Аллага шөкер, кирәкле товарны китереп торалар. Авылдашларымның барлык үтенечен үтәргә мөмкинлекләр зур. Товар яхшы, сыйфаты югары булгач, алар киштәдә озак тоткарланмый,–ди ул.
Бу кибет коллективы коллегалары арасында абруйлылардан санала. Айдан-айга алар авыл халкына һәм юлаучыларга зур суммада азык-төлек һәм кирәкле көнкүреш товарларын реализациялиләр. Эш сәгатьләре дә авыл халкы өчен уңайлы. Фәридә Сибгатуллина хезмәттәше Кәүсәрия Әхмәдиева белән күп еллар инде үзара аңлашып, халык ихтыяҗын тулырак канәгатьләндереп сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Барлык сатып алучылар аларга рәхмәтле.
Идрис Аметов.
 
 
 
Ит сайлый беләсезме?
Кибетләрдә бүген ит продуктлары ассортименты шактый киң булганга, еш кына райондашларыбыз яхшы ит сайлаганда уңайсыз хәлдә калалар. Әлбәттә, алданучылар да күп була. Гадәттә халык яңа сугым иткә өстенлек бирә. Реклама бирүчеләр дә еш кына   бу сүзләрне кулланып сатып алучыларны үзләренә җәлеп итәләр. Яңа итне искесеннән ничек аерырга була соң? Бу сорауга район кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгече Зөлфия Вәлиәхмәтовадан түбәндәге җавапны алдык:
–Яңа суелып 3 сәгать үткән ит яңа булып исәпләнә. Әмма ул “өлгерергә” тиеш. Моның өчен ит түшкәсен 3-4 тәүлек тотарга кирәк. Бу вакытта ит мускуллары йомшара, продукт йомшак һәм тәмле була. Ит өлгерүе исә тулы технологик процесс булып тора. Түшкәне билгеле бер температурада асып куярга, җилләтергә кирәк. Гадәттә ит сату осталары болай эшләп вакытларын бушка сарыф итмиләр. Сугым итне алар үз “рассоллары” белән эшкәртәләр. Ә аңа кеше сәламәтлеге өчен бик үк файдалы булмаган фосфат, нитрат, натрий нитраты һәм башка матдәләр керә. Алар итне йомшак һәм тыгыз итәләр. Аның авырлыгы да уртача 20-30 процентка арттырыла. Нәтиҗәдә, сатып алучылар зур суммада акча түгеп, суытылган яхшы сыйфатлы ит урынына су кушылганын алалар. Суытылган иткә укол ясалуын аеру мөмкин түгел. Чөнки сыекча иттә беленми.   Ә суытылган итне 4 градус салкында 8 тәүлек сакларга мөмкин. Итне сайлаганда   бармак белән кыскач аннан су яисә кансыман сыеклык чыкмаска тиеш.   Ит түшкәсенә бармак белән төрткәч эз калмый.   Бер минуттан ул элеккеге хәленә килә. Сатучыдан итне кисүен сорагыз һәм аны иснәп карагыз. Гадәттә ит эчке яктан бозыла башлый. Ә тышкы яктан тыгыз, матур ит еш кына алдаучан була.   Итне сыйпап карарга да мөмкин. Яхшысы кипшенгәнрәк, йомшак, элпә белән каплана. Ябышкак, дымлы, каты тышча белән капланган ит “яшәртү буенча косметик операция” ясалуын дәлилли. Сыер итенең төсе кызгылт, әгәр майлы булса тыгыз, ак була, тик сары түгел. Шуңа күрә итне барыннан да яхшысы ышанычлы кешеләрдән алу хәерле.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International