Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов И. Р. Ураза бәйрәме белән котлау

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

“Ураза гаете котлы булсын!”

 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Ураза гаете белән котлыйм.

Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклеге турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны чиксез рәхмәте белән кабул итсен, Рамазан аенда кылган игелекләр дәвамлы булсын иде. Ураза гаете мөбарәк булсын! Бәйрәм һәр гаиләгә бәрәкәт, куаныч, рухи ныклык алып килсен, барчабызга да бәхетле көннәрдә гомер итәргә язсын.

 

Илдар Тажетдинов,                                                   муниципаль район башлыгы

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International