1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан районыбызда күптөрле чаралар уздырылды. Иртәнге якта Кама яры мәйданчыгында балалар өчен күңел ачу бәйрәме уздырылса, өйләдән соң район Башлыгы Илдар Тәҗетдинов Түбән Тегермәнлек авылында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче Артур hәм Диана Хабибуллиннар гаиләсе белән очрашты. Район Башлыгы гаиләнең матди hәм яшәү шартлары белән кызыксынды, балаларны берсеннән-берсе матур уенчыклар белән сөендерде, Диана Хабибуллинага сертификат тапшырды. Очрашуда шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау булеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова,мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр дә катнашты.