90 яшьлек юбилей белән котлау

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

27 нче май 2019 ел Балык Бистәсе Яңа Ырга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Абдрахманова Раиса Галим  кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр  Балык Бистәсе районы халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Югары Ырга авылы җирлеге башлыгы Багаутдинов Ринат Нуретдин улыннан  яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Тазутдинов Ильдар Рәшит улы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International