2019 елның 21 маенда, Халыкара СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында, Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Без - СПИДка каршы" акциясе уздырылды. Акциядә " Балык Бистәсе районы медицина хезмәткәрләре актив катнаштылар.
Халыкара СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне, гадәттәгечә, бөтен дөньяда майның өченче якшәмбесендә үткәрелә. Бу СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ белән яшәүче кешеләр проблемаларына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү, шулай ук бу авыруның дөньяда таралуына җәлеп итү максаты белән эшләнә.
Барлык катнашучыларга да символ буларак - кызыл тасмалар таратылды, ул бу куркыныч авырудан үлүчеләр турында хәтер билгесе булып тора, һәм ВИЧ-инфекция фаҗигасеннән беркем дә иминиятләштерелмәгән икәнен тагын бер кат искәртә.
Акциядә катнашучылар белән берлектә СПИД эпидемиясе кичергән кешеләргә хәтер билгесе буларак «Хәтер агачы» на кызыл тасмалар беркетелде.
Бу көннең темасы аерым кешенең һәм тулаем җәмгыятьнең тормыш әһәмиятен ассызыклый һәм үзе, якыннары турында уйларга мөмкинлек бирә.