Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

  20 майда Балык Бистәсе районы Башлыгы Ильдар Рәшит улы Тәҗетдинов,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы,Күгәрчен авылы җирлеге Башлыгы Сафин Альберт Тәлгат улы, Күгәрчен авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Җәләлов Фәезхан Җәләл улын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Ильдар Рәшит улы Тәҗетдинов Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путин исеменнән открытка һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International