14 майда Бикчурай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зайнуллин Хәкимулла Зиннәт улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Токранов Вячеслав Иван улыннан, «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип кызыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.