Сәнәгать транспортын эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкарганда хезмәтне саклау кагыйдәләре гамәлгә кертелде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 9 апрелендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2018 елның 27 августындагы 553н номерлы боерыгы белән расланган сәнәгать транспортын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау кагыйдәләре гамәлгә кертелде.

Кагыйдәләр нигезендә хезмәтне саклауның эксплуатацияләүгә, техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга бәйле эшләрне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга куела торган дәүләт норматив таләпләре билгеләнгән:

Көпчәкле сәнәгать транспорты (автопогрузчиклар һәм электр төягечләр, автокарлар һәм электрокарлар, йөк арбалары һәм вагонеткалар);
Өзлексез гамәлдә булган сәнәгать транспортының (барлык типтагы конвейерлар, рольганглар, транспортерлар, торбаүткәргеч транспорт һәм пневмотранспорт).
Эш бирүче тәэмин итәргә тиеш:

сәнәгать транспортын һәм технологик җайланмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм аларны җитештерүче оешма-документациясенең кагыйдәләре һәм техник (эксплуатация) документлары таләпләре нигезендә төзек хәлдә тоту;
хезмәтне саклау буенча хезмәткәрләрне укыту һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүне тикшерү;
хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау буенча инструкцияләр таләпләрен үтәүне контрольдә тоту.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International