Җиңү бәйрәменең 74-еллыгына багышланган митингны Анатыш авылында авыл җирлеге Башлыгы Җамалиев Камиль Кыям улы котлау сүзләре белән ачып җибәрде.
Шиланка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашталар һәйкәле янында 30 дән артык кеше җыелды.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Җыелучылар алдында Бөек Җиңү темасына багышланган шигырь белән Балык Бистәсе муниципаль районының алмаштыручы гаиләсендә тәрбияләнүче Ермакова Альбина Сергеевна чыгыш ясады.
Бәйрәм һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән дәвам итте. Тантаналы өлештән соң ел саен оештырыла торган традицион чәй эчү оештырылды.
Анатыш һәм Шиланка авылларында Баһаветдинова Г.М., Миңнегалеева Р. А., Сафиуллина Н. Г., "Георгий тасмасы» акциясен дәвам иттеләр .