Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантана районның үзәк мәйданында башланды. Аны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов ачты һәм барысын да бөек бәйрәм белән котлады.
Балыкбистәлеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов котлады.
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә веноклар салу тантанасы булды. Үлемсез полк «акциясендә.Балык Бистәсе районында 1153 кеше катнашты.
Тантаналы чарада катнашучы барлык ветераннар өчен " Дуслык «кафесында чәй табыны оештырылган иде.