Балык Бистәсе районында 2019 елның апрель аенда туучылар саны йомгаклары

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Апрель аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә  туу турынды 9 акт теркәлде. Туган сабыйларнын 5 малай, 4 кыз. Ике бала гаиләдә беренче булып, тагын икесе икенче бала, биш бала өченче булып туган.

Ата-аналар сабыйларга Зилә, Әмир,Сәминә, Риана, Сәлим, Әхмәд, Марсель дигән матур исемнәр кушканнар.

Иң яшь әнигә – 20 яшь,ин яшь әтигә – 23 яшь.

Без чын кунелдән, барлык гаиләләрне, шундый бәхетле вакыйга белэн котлыйбыз! Барлык ата-аналарга саулык, бәхет, озын гомер телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International