Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында Россия Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2019 елның май аенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.
«Россия Почтасы» ФДУП филиалы - «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе алдагы көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:
- 2019 елның 2-3 маенда пенсия алучыларга график буенча 4-5 сандагы (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 2019 елның 7-8 маенда пенсия алучыларга график буенча 9 число (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
Башка көннәрдә-ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график нигезендә
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре (банклар) аша пенсия түләү өчен акча күчерүнең билгеләнгән графигы нигезендә пенсияләрне кайтарганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм кредит учреждениеләре арасында хезмәттәшлек тәртибе турында шартнамәләр нигезендә гамәлгә ашырылачак.