Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

   18 апрельда Кукмара районының Казаклар авылында туган Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Афанасьева  Гөлҗиһан Касыйм кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Хәзерге көндә Гөлҗиһан Касыйм кызы, кызы Гөлсинә апа тәрбиясендә  Рус Әшнәге авылында яши.

Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Рус Әшнәге авылы җирлеге Башлыгы Хазиев Вәкиль  Хашим улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International