17 апрельда Корноухово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Макарова Александра Петр кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Корноухово авылы җирлеге Башлыгы Колчанов Владислав Виктор улыннан,Корноухово авылы сәркатибе Кәримова Ильсөяр Габдрәкип кызыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.