15 апрельда Олы Елга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Валиуллина Разия Галиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Олы Елга авылы җирлеге сәркатибе Сибгатуллин Галиәхмәт Галиулла улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.