2019 елның 20 апрелендә 13.00 сәгатьтә Балык Бистәсе 1нче номерлы гимназиясе базасында "Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе узачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте тарафыннан оештырылган «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе быел бишенче тапкыр үткәрелә. Ел саен акция кысаларында БДИ да югары баллар алган чыгарылыш сыйныф укучылары мастер-класслар үткәрәләр һәм үзләренең тәҗрибәсе һәм югары сыйныф укучылары белән БДИга уңышлы әзерләнү серләре белән уртаклашалар. Чара укучыларда БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә һәм балаларны уңышка этәрергә тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, иҗат оешмалары җитәкчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.