Узган ел Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 20 меңнән артык дәүләт сертификаты биргән. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә республикада Ана сертификатын алуга гаризалар саны 266 меңнән артып киткән, ана капиталы акчаларыннан 80% ка якын файдаланганнар. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталы 77 млрд. сум акча түләнгән.