7 апреля Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мамакова Антонина Яков кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады.
Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.