2019 елның 4 апрелендә Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин төбәктә тупланган экологик зыянның иң эре объектларында һәм «МАГ груп» ҖЧҖ тарафыннан төзелгән каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өчен муниципальара яңа полигонда булдылар, анда елына 470 мең тонна калдык егәрлекле автомат чүп-чарны сортларга аеру комплексы эшен күрделәр.