2 апрельда Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сайфутдинов Фарис Гарип улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан,Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.