АВЫЛДА ПЕЧӘН ӨСТЕ
Җәйнең бер көне–ел туйдыра, дигәндәй, белгечләрнең әйтүләренә караганда җәйге бер матур көнне әзерләнгән азык терлекләрне бер атна ашатырга җитә.
Әлеге закончалыкны бүген һәр хуҗалыкта да диярлек истә тотып эшлиләр. Әнә шуңа “Логос”, “Кама”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Масловский” хуҗалыклары аяз көннең минутын да бушка үткәрмәскә тырышалар. Яңаарышлылар, мәсәлән, районыбызда беренчеләрдән булып “яшел урак”ны башлап җибәргәннәр иде. Алар инде зур оешканлык белән 370 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләргә дә өлгергәннәр. Биредә яшел массаны теземнәргә салуда Вәкил Кәримов белән Фәррах Вәлиуллин алда бара. Алар икесе дә бай тәҗрибәгә ия булган механизаторлар. Смена нормаларын арттырып үтиләр. Эш башыннан икесенә 420 гектардан артык мәйданда печән чаптырганнар.
“Районыбыз капкасы” дип йөртелгән Олы Елга авылында да яшел уракны югары темп белән алып баралар. 700 тоннага якын печән рулонлап куюлары шуның ачык мисалы. Ә монда бүген күпьеллык үлән җире 1269 гектар мәйданны били. Аның 600 гектарында масса җыеп алынган инде. Терлек азыгы хәзерләүдә барлык механиазторлар да бер тигез дәрәҗәдә диярлек актив катнашалар. “Полесье” комбайны белән печән чабуда эшләүче Сергей Гордеев, Андрей Лабановка хуҗалыкта гына түгел, районда да тиңнәр юктыр, мөгаен. Алар үз эшләрен тоткарлыксыз, сыйфатлы итеп башкаралар. Ә инде кипкән печәнне рулонлауда хуҗалык уңганнары Фирдүс Каюмов, Александр Егоров, Николай Андронов мактала. Кыскасы, камалыларның эше шундый югары темп белән барса, быел да 1,5 елга җитәрлек печән әзерләрләр, мөгаен. Бүгенге активлыклары шуны фаразлый.
“Логос”, “Масловский” хуҗалыкларында да печән әзерләүдә өлгерлек күрсәтәләр. Логослылар 500 тонна печән рулонласа, масловкалылар 450 тоннан печән әзерләп куйганнар. Алар сенаж салуны да уңышлы алып баралар.
Бер сүз белән әйткәндә, бүген авылда печән өсте әнә шундый югары темплар белән бара. Һәр хуҗалыкның малларга кыш буена җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык әзерләп каласы килә.
Рәсемдә: “Азык-төлек корпорациясе”нең уңган механизаторлары Вәкил Кәримов белән Фәррах Вәлиуллин.
ЮЛДА– БАЛАЛАР
Мәктәп укучыларының җәйге ялы башланганлыктан, күпләр аны ничек үткәрергә белмиләр. Кайбер әти-әниләр балаларына скутер мотоцикллары алып бирәләр. Бу исә юлларда үзләре өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зур куркыныч тудыра.
Күптән түгел район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышы тулысынча диярлек шушы проблемаларга багышланды. Аңа юл хәрәкәтен бозучы балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәргә кирәктер, скутер белән идарә итү 14 яшьтән түгел, 16 яшьтән башлап рөхсәт ителә. Ә 14 яшьлек балаларга авыл эчендә автотранспорт хәрәкәте аз булган асфальт түшәлмәгән юлларда гына йөрергә ярый. Әмма мондый кыйммәтле «уенчык» алып биргәннәр икән инде, балаларның берсе дә аның белән канәгатьләнеп калмыйча, тигез асфальт юлны сайлый. Шуңа бөтен җаваплылык аларның әти-әниләре җилкәсенә төшәчәк. Кайберәүләр хәтта 12 яше тулган балаларга да скутер мотоциклы алып бирәләр. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән бала бертуктаусыз автотранспорт йөреп торган юлда ничек югалып калмасын? Алай гына да түгел, күбесенчә ул башкаларны кыен хәлдә калдыра, авария китереп чыгаруга китерә. Монда инде бик күп кешеләр зыян күрергә мөмкин. Килешә торгансыздыр, әти-әниләрнең балаларына булган сәер мәхәббәте һәм бернинди җавапсызлык.
Шулай ук район юлларында велосипедта йөрүче балалар да зур куркыныч яный. Әле җәйнең башы гына, юл-транспорт фаҗигаләрендә инде 2 велосипедчы зыян күрде, 1 се хастаханәгә озатылды. Әти-әниләр балаларына шуны да искәртергә тиешләр: укучы балаларның җәйге ялы башланса да, “комендант сәгатен” әле берәү дә бетермәде. Ул бары тик бер сәгатькә озайтыла– 22.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр. Бу вакыттан соң яшүсмерләргә өлкәннәрдән башка район үзәгендә йөрү тыела. Закон үтәлмәгән очракта яшүсмерләрнең әти-әниләренә административ штраф салыначак, ә балалар учетка алыначак. Ә мондый күңелсезлек бүген кемгә кирәк икән?
Хөрмәтле өлкәннәр, әти-әниләр комиссия утырышы барышында кайбер уңайсыз минутлар кичерделәр, кисәтү алдылар. Балалар, аларның сәламәтлеге, тәрбия һәм кылган гамәлләре өчен беренче чиратта әти-әни җаваплы.
В. РОДИОНОВ.
Галия, олы хөрмәткә ия!
“Востокзернопродукт” акционерлык җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Галия Сафинаның да инде фермага эшкә килүенә тиздән 30 ел тула.
Ә бирегә килгәнче ул күрше Күки авылында туып үсеп шунда хезмәт чыныгу алган. Әтисе Вәлиулла абзый бик яшьли вафат булганга, гаиләдә калган 4 баланы үстерешергә әнисе Әминәбикә апага зур ярдәм күрсәтә ул. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач та фермага эшкә килә. Бозаулар да карый, сыер да сава. Кичке мәктәпкә йөреп урта белем турында аттестат та ала. Бу эш сөючән тырыш кызны бүген дә авыл кешеләре онытмый. Авыл җирлеге Советында да бары тик мактап, уңай яктан гына телгә алдылар үзен.
– Галия мәктәптә укыган елларда ук активлыгы белән башкалардан аерылып торды. Укуы да яхшы иде, җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашты. Авыл клубында үзешчән сәнгать түгәрәгендә йөрде. Элеккеге укучымның бүген дә тормышы матур, хезмәтендә күркәм уңышларга ирешүенә сөенәм,–ди Күки авыл җирлеге Советы башлыгы Мәүлә Исхаков.
Әллә инде 3 малай арасында берүзе үскәнгәме Галия дә эшкә батыр, кыю булып тәрбияләнгән. 12 ел инде ул Югары Тегермәнлек авылы егете Рамилгә тормышка чыгып, күпләрне сокландырырлык матур гаиләдә 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар әле мәктәптә генә укысалар да, әниләренә өй эшләрендә булышалар. Хуҗалык җитәкчеләре дә Сафиннар гаиләсенә яхшы бәя бирде. Галияне бүген үз эшенең остасы дип атарга мөмкин. Моны ул район савымчылары конкурсында да раслады. Уңган сыер савучы елның-елында хуҗалыкта алдынгылар рәтендә бара.
Берүк вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да алар ике сыер асрыйлар. Тормыш иптәше Рамил белән бик пар килгәннәр диләр алар хакында. Кыш айларында ул да терлекчелектә эшләгән. Ә бүген корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы игеннәрне эшкәртү белән мәшгуль. Эш сөючән, тырыш гаилә дип тикмәгә генә әйтмиләр шул алар хакында. Хезмәттәшләренең бу хөрмәтен икесе дә көндәлек киеренке хезмәттә үз вазыйфаларын күңел биреп башкарулары нәтиҗәсендә яулаганнар.
Рәсемдә: савым остасы Галия Сафина.
Галим АМАН.
ЯРДӘМГӘ ҺӘРЧАК ӘЗЕР АЛАР
Ветеринария службасы җитәкчесе Рөстәм Әгълиевнең әйтүенә караганда бүген Котлы Бөкәш ветеринария дәвалау участогы көйле эшли. Алар авыл кешеләренең үтенеченә җаваплы карыйлар.
Чыннан да бу коллективта берсеннән-берсе тәҗрибәле хезмәткәрләр тупланган. Аларның барысы да югары белемлеләр. Озак еллардан бирле авыл хуҗалыгында хезмәт куялар. Өлкән ветеринария табибы Нәкыйп Гариповның фикеренчә, бу коллектив үз алдына куелган барлык бурычларны да уңышлы үти. Кечкенә генә ветеринария участогы 9 авыл җирлегенә, алар составына кергән 28 авылга югары квалификацияле хезмәт күрсәтә. Ни дисәң дә, шушы төбәктә генә дә бүген 2 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Савым сыерлары да күп. Аларның барысына да ветеринария хезмәткәрләре Петр Токранов, Рәдиф Фәрсиев үзвакытында төрле йогышлы авыруларга каршы вакцина кадыйлар. Кинәт авырып киткәннәрен дәвалап кабат аякка бастыру чарасын күрәләр.
Аннары моннан тыш бу җирлекләрдә эшләүче гаилә фермалары да елның-елында үсә, киңәя бара бит. Белгәнебезчә, һәркайсының ветеринария хезмәткәре штаты тоту мөмкинлеге юк. Бу очракта участок белгечләре ярдәмгә килә аларга. Ә ветеринарларның хезмәте һәркөнне киеренке. Ел әйләнәсе алар төрле куркыныч авыруларны кисәтеп, аны булдырмау өчен тырышалар.
ИКЕ ЮЛ ЧАТЫНДА
Мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә бүген укырга кая барырга, кем булырга дигән катлаулы сораулар борчый.
Аптырап ике юл чатында торучыларга шуны әйтергә мөмкин, чит шәһәрләргә барып зур суммада акча түкмичә генә үзебездә дә бүген менә дигән һөнәрләр үзләштерергә мөмкин икән бит. Дипломы да техникумныкыннан ким түгел. Белем алу дәрәҗәсе инде укучының үзенә бәйле. Берничә ел элек районыбызда һөнәр училищесы базасында агротехник көллият оештырылды. Бу хакта хәбәрдар булмаучыларга шуны искәртү урынлы булыр, монда бүген 11 сыйныф белем белән бухгалтерлар, техник-механиклар әзерләнә. 9 сыйныф базасында да яхшы һөнәрләр үзләштерергә мөмкин. Көллият укытучыларының әйтүләренә караганда укулары йомшаграк булган балаларга 10 сыйныфка барганчы көллияткә килү хәерлерәк. Чөнки биредә дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Ә инде ул бала мәктәптә ике ел укып 11 сыйныфны тәмамлап бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаса, аны 11 сыйныфлар базасына түгел, ә кабат 9 сыйныфлар төркеменә алачаклар. Аннары нәкъ махсус һәм югары уку йортларындагы кебек районыбыз көллиятенә бюджет төркеменә кабул итүләр чикләнгән. Шуңа күрә озаклап уйлап йөрмичә, ныклы карар кабул итсәләр ялгышмаячаклар. Агротхеник көллиятендә дә хәзер укулар яңа заман таләпләре рухында оештырыла. Студентлар буш вакытларын файдалы үткәрәләр. Биредә дә ныклы белем алырга мөмкин. Шулай булмаса, көллияттә укучылар республикакүләм конкурсларда катнаша алырлар идемени? Мисал итеп, 3 нче курс студенты Анна Петрусенконы гына алыйк. Казан кооперация институты базасында җәмәгать туклану технологиясе фәне буенча ул беренче урынны алып, әлеге институтка конкурссыз ташламалы кабул итү хокукына ия булган, сертификат белән бүләкләнде.
Шушындый ук олы бүләккә 2 нче курс студентлары Зөһрә Габдрахманова белән Елена Чернова да ия булдылар. Алар бухгалтерлык белгечлеге буенча икътисад, идарә һәм хокук институтында республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
Техник-механик белгечлеге буенча укучы студентларның да әзерлекләре сокланырлык. Күптән түгел генә 3 нче курс студенты Александр Новиков республикабызның 24 район уку йортлары арасында җиңеп, икенче урынны яулады. Бу егет шулай ук көллият данын яклап көрәш бәйгеләрендә дә матур уңышларга ирешә. Бер сүз белән әйткәндә, үз районыбыз базасында эшләүче агротехник көллиятендә дә ныклы белем үзләштерергә мөмкин. Районда эшләүче ир-егет механизаторларның 80 проценты үз белгечләребез булуын да онытырга ярамый. Уку йортында тагын бер яңалык хакында әйтү урынлы булыр. Яңа гына хәрби хезмәттән кайткан, кулында бернинди һөнәре булмаганнарга 10 ай дәвамында яхшы һөнәр үзләштерергә була. Шулай ук студентлар биредә автомобиль йөртү күнекмәләренә дә өйрәнәләр. Икенче ел инде көллияттә читтән торып һәм кичке уку бүлекләре эшли. Шунысы үзенчәлекле, быел исә бюджет төркеменә 9 сыйныф белем белән–70, ә 11 сыйныфтан соң 65 бала гына кабул ителә. Калганнары үз укулары өчен түләргә тиеш булалар
Рәсемдә: Зөһрә Габдрахманова белән Елена Чернова.
Шәфкать туташы
Район үзәгендә Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көнне күкрәгенә бик күп медальләр таккан тыйнак кына утыручы олы яшьтәге бер ханымга күзем төште. Балыкбистәлеләргә таныш булмаган бу сугыш ветераны Сәхипҗамал Җамалетдин кызы Габдрахманованың фронтовиклар арасында утырырга тулы хакы булганлыгына аның белән очрашып сөйләшкәч янә бер тапкыр инандым.
Ул дәһшәтле сугыш кырында снарядлар ярылып, пулялар сызгыруын ишетмәсә дә, Бөек Җиңү хакына үзеннән шактый зур өлеш керткән. Сугыш башыннан ахырына кадәр ул хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Авыр җәрәхәтләнеп кайткан солдатларны дәвалап кабат сафка бастыруда, ышанычсыз, авыр хәлдәгеләр күңелендә киләчәккә өмет уятырга булыша. Шуңа фронтовиклар аны үз сеңелләре кебек якын күрәләр.
Саба районының Чүриле хастаханәсе сугыш чорында тимер юл станциясе якын булганлыктан, хәрби госпиталь итеп үзгәртелә. Сәхипҗамал сугыш башланыр алдыннан Алабуга медицина училищесын тәмамлагач бирегә эшкә билгеләнә. Яп-яшь кыз баланың ул вакытта авыр сугыш чорында күргәннәрен, кичерешләрен күзаллавы да кыен хәзер. Җимерелгән язмышлар һәм үлем белән тартышу мизгелләрен ул мәңге оныта алмый. Чит кеше кичерешләрен йөрәге аша үткәрергә бик авыр була аңа. Чөнки яралы солдатларны аякка бастыруда оста куллы хирурглар гына түгел, кайгыртучан, йомшак күңелле шәфкать туташлары да зур хезмәт куйганнар. Сәхипҗамал апа Габдрахманова сугыштан соң да шушы хастаханәдә 13 ел дәвамында хирургия бүлегендә эшли. Фронтовикка тормышка чыгып 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүген аларның оныклары, оныкчыклары үсеп килә. Соңгы 6 елда ветеран районыбыз үзәгендә кызы Фәридә тәрбиясендә яши.Ни дисәң дә, 92 яшен тутыра ул. Бәхетле картлык кичерергә чыннан да лаеклы ветеран.
Рәсемдә: Сәхипҗамал Габдрахманова.
Вячеслав РОДИОНОВ.