27-28 март 2019 ел. Балык Бистәсе муниципаль районының «Урахча» ҖЧҖ һәм «Агроком» ҖЧҖ хуҗалыкларында график нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән барлык техника да узды, нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карау үткәргәннән соң хуҗалыклар механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.