15 март көнне район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналар җыелышы булып узды. Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары белән бүлек җитәкчесе Баһаветдинова Гүзәлия Мансур кызы таныштырды.
Җыелышта катнаштылар:
- район педиатры Хидоятова Руфинә Ситжаатовна тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнгән ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча;
-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районындагы ОСЗ башлыгы урынбасары Шакирова Нурия Абдулла кызы дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга социаль ярдәм төрләре буенча түләүләр күләмнәре турында сөйләде;
- Балык Бистәсе районында Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Мураткина Елена Павловна " 2017 елның 18 июлендәге 162-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган аерым хәлләр турында» темасына чыгыш ясады;
- МКУ " Мәгариф бүлеге» психологы Габдрахманова Гөлчирә Гаязетдин кызы тәрбиягә алган гаиләләрдә ятим балаларны тәрбияләүнең психологик аспектлары белән таныштырды.
Тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.