«8 Март»

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 мартында район мәдәният йортында «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Гумар кызы Кадыйрова ярдәме белән, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.

      Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады.

      Балалар үз әниләрен котладылар һәм бәйрәмне матур чыгышлар белән бизәде.

      Бәйрәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анатольевич Самаренкин исеменнән бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International