Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 8 марты, җомга

   8  мартта  Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сафина Минехаят Гобәй кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге Башлыгы  Дмитриев Анатолий Николай улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы   истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International