7 мартта Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районынндагы “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре “Хатын – кызларга чәчәк бүләк итегез!” диеп исемләнгән акциядә күп балалы әниләргә чәчәкләр бүләк итеп бәйрәм белән котладылар.
Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган. Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә.
Хатын-кызлар - гаилә учагын сүндерми саклап тотучылар. Балаларына мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, ә ирләренә ягымлы хатын да алар. Шуңа өстәп җәмгыятьнең бик күп тармакларында күпме хезмәт башкаралар! Әниләребез, әбиләребез алдында без баш иябез, алар белән горурланабыз.