3 мартта Күгәрчен авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галявов Кыяметдин Низам улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан, Күгәрчен авылы җирлеге Башлыгы Сафин Альберт Тәлгать улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы истәлекле бүләк тапшырылды.