ГӨРЛӘП ҮТТЕ САБАНТУЙЛАРЫ...

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

ГӨРЛӘП ҮТТЕ САБАНТУЙЛАРЫ...
Район үзәгендәге Сабантуй балыкбистәлеләр һәм кунаклар күңелендә озак сакланыр әле.  Мәйданга  сабан  бәйрәмен билгеләп үтәргә  меңәрләгән кеше җыелган иде.

Вячеслав РОДИОНОВ,
Идрис АМЕТОВ,
Фәрвәз КАЮМОВА
Киң мәйданга  төрле төстәге шатерлар, палаткалар куелган. Кешеләр түземсезлек белән тантана башланганны көтәләр. Әлегә алар   сәүдә рәтләре буйлап йөриләр, күңелле аттракционнар карыйлар.  Күрнекле якташларыбыз,  РФ һәм ТР халык артисты Р.Шәрәфиев, Н.Нәҗмиев, язучылар А.Сафиуллин, Г.Гомәр һәм башкалар зур мәйдан каршында  төзелгән этнографик авылны зур кызыксыну белән карадылар. Биредә безнең якларда яшәүче  халыкларның–татарларның, русларның, керәшен, чуашларның  тормыш-көнкүреш   шартлары күрсәтелгән. Ерак түгел район Мәдәният йорты каршындагы “Яңарыш” түгәрәгенә йөрүче челтәр бәйләүчеләр бу борынгы  һөнәр серләрен ачалар.
Халык әкренләп  мәйдан тирәсенә җыела. Менә, ниһаять, тантаналы марш астында районның иң яхшы җитәкчеләреннән, производство алдынгылары, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләреннән һәм башка тармак  уңганнары хөрмәтләнделәр. Тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр.
Мәйданда районның  иң яхшы бию коллективлары “Рапсодия” һәм “Кама йолдызчыклары” чыгыш ясый. Бию шоуы безнең үткәнебезне сурәтләүче театраль күренешләр белән үрелеп бара. Артистлардан соң мәйданга рус һәм татар милли киемнәреннән  кызлар чыктылар.  Алар традицион күмәч һәм чәк-чәк белән Сабантуйның олы кунакларын сыйлыйлар. Кунаклар арасында ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының бюдҗет сәясәте бунча департамент начальнигы Ә. Хөсәенова, ЗАО “Кулон” директоры А.Фәхретдинов, ТР мәдәниятны яклау фондының башкарма директоры Н.Һашимова, Дәүләт Советы депутаты, А.Нигъмәтҗанов һәм  туган ягыбызның үсешенә зур өлеш керткән башка хөрмәтле кешеләр бар иде.
Микрофон янына район башлыгы И.Валеев килә.
–Бүген без  Татарстан республикасының  күп милләтле халкының яраткан бәйрәмен билгеләп үтәбез,–диде ул. –Борынгы заманнардан аны язгы кыр эшләре   төгәлләнгәч билгеләп үтәләр. Шуңа да  игенчеләр бәйрәмебез түрендә. Елдан-ел безнең районыбыз ныгый, матурая. Районыбызның  социаль-икътисадый үсешенә  күп өлеш керткән “Красный Восток”, “Кулон”, “Вамин”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Алтын Саба”, “Рацин” кебек инвесторларыбызга рәхмәт белдерәбез.  Районның  тышкы кыяфәте уңай якка үзгәрә.  Яңа  торак йортлар, спорт, социаль-мәдәни һәм производство объектлары барлыкка килә. Бүген без гомуми эшкә лаеклы өлеш керткән алдынгыларыбызны хөрмәтлибез. Барлык балыкбистәлеләргә сәламәтлек, иминлек һәм күңелле ял телим.
ТР Президенты Р.Миннехановның котлау телеграммасын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  М.Нуртдинов укыды. Анда  “...Күп гасырлар дәвамында Сабантуй татар халкының иң яраткан бәйрәме булып тора. Сабантуй хәзер республикада яшәүче күп милләтле халыкның  уртак бәйрәменә әверелде.  Тарихи-мәдәни мирас елында  ул халыклар дуслыгын  тагын да  ныгытырдай этәргеч булсын. Якташларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим”, дигән сүзләр бар.
Сабантуй флагы ООО “Логос” механизаторы Ә.Хисмәтов, ОАО “Масловский”  сыер савучысы  М.Аксакова һәм узган елгы  Сабантуй батыры Д.Галиуллин хөрмәтенә  күтәрелде.
Татарстан республикасы гимны яңгырый. Аннары мәйданга  иманга чакырып азан тавышы таралды.
Трибуна каршында районның иң яхшы җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына, мәдәният, медицина, мәгариф вәкилләренә район башлыгы И.Валеев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Иң яхшы спортчыларны район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов бүләкләде.


Батырлар
мәйдан иңли

Кемнән генә сорашсаң да, мөгаен, күпләр Сабантуй бәйрәменең үзәге татарча көрәш дияр. Чөнки аны карар өчен халкыбызның күбесе ерак араларны якын итеп туган якларына кайталар, мәйданга ашыгалар. Районыбызда соңгы елларда  спортның бу төренә зур игътибар бирелсә дә, Сабантуй  көнне бил алышу мәртәбәлерәк шул. Аларны халык та хөрмәтли, исемнәре дә ел әйләнәсе телдән төшми.
Күркәм гадәт буенча быел да  келәмгә беренче булып малайлар, яшүсмерләр чыктылар. Араларында  бүгенге данлыклы көрәшчеләргә алмаш булырлык шактый өметле күренгәннәре дә күп. Әнә,  Күгәрченнән Илзир Закиров, Фаил Гарифуллин, Юлсубинодан Алмаз Хәмәтханов, Яңа Арыштан Фәндүс Зарипов, Фирдүс Гыйльмеханов, Балык бистәсеннән  Рәнис Зәйнуллин                                  барлык көндәшләрен җиңеп үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.
Ә инде ел әйләнәсе диярлек хуҗалыкта кыр эшләрендә катнашып, бер үк вакытта  ныклы әзерлек күргән көрәшчеләр дә быел мәйданга күп җыелды.  60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында  Балык бистәсеннән Илназ Мингариповка         тиңнәр табылмады. Калган көрәшчеләр дә: Күгәрченнән Илдар Мәсгутов, Ринат Хәсәнов,  Яңа Арыштан Ильмир Төхвәтуллин, Балык бистәсеннән Рәниф Мөхәммәтшин да бу юлы үзләрен көчле пәһлевандай егетләр итеп таныттылар. Аларның барысы  үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.  Шулай итеп  барча халыкның, зур игътибар белән күзәтүләрен тойган бәйрәм хөкемдарлары дөрес, гадел карар гына кабул иттеләр. Бәлки шуңададыр бу бәйгедә  элеккеге еллардагы  кебек артык шаулашып, тәртипсез кычкырулар булмады.  Бары тик үзенчәлекле, матур көрәш үрнәкләре күрсәтүчеләрне генә бар халык аягүрә басып алкышлап хөрмәтләделәр. Быелгы Сабантуйның баш батыры  булып Биектау авылы егете Дамир Хәйриев танылды. 


Җыр бизәде
бәйрәмне

Районыбыз төбәге талантларга гаять бай. Кайда гына, нинди генә сәхнәләрдән чыгыш ясасалар да, Балык бистәсеннән чыккан сәнгаткәрләр белән горурланырлык. Ә талантларга юл, иҗат чишмәсенең башы нәкъ менә Сабантуй аланнарыннан башлана торгандыр.
Җыр-моң, биюләр белән генә  бәйрәм  үз төсен ала. Көрәшчеләргә, мәйданнан читтә барган башка уен-бәйгеләрдә катнашучыларга  көч-куәт, дәрт-дәрман өстәгән җырлар Сабантуй сәхнәсеннән бер минутка да өзелмәде. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы  авыллардан килгән үзешчәннәр, кайткан кунаклар чыгышы белән аралаштырып барылды. Җырлар көчле алкышланды, яратып кабул ителде. Районыбызда гына түгел, җөмһүриятебез күләмендә дә яхшы танылган “Камские звездочки”,  сәнгать мәктәбе балалар бию коллективлары, “Өмет” татар фольклоры һәм Каз.Чаллыдан “Нур” керәшен халык фольклор ансамбльләре репертуарының яңадан-яңа җыр-биюләр белән баетылуы  куанычлы.
 “Татар моңы”, “Йолдызлык-2012”  республика җыр конкурсларында катнашып лауреат, дипломант булган, районыбыз сәнгатен яктыртуга  үзләреннән зур өлеш керткән яшьләребез дә күп безнең. Алинә Җәләлова, Зөһрә Насыйпова, Алмаз Сафин, Гөлүсә Садриева, Айгөл Кәримуллина кебек талантларны күреп күңел сөенә. Аларга алмашка тагын да яшь буын үсеп килә. Балык бистәсеннән Адилә Миннекаева, “Мини-мисс-2012” республика конкурсының “Дуслык” номинациясендә җиңү яулаган Котлы Бөкәш мәктәбе  укучысы Ләйсән Вафина исә әнә шундыйлардан.
 ...Гармун. Татар халкының нинди генә бәйрәме аннан башка уза икән?! Читтән туган ягын сагынып кайткан авылдашларның халәтен чагылдырган моң гармун күрегеннән сабантуй аланнарына сибелде. Котлы Бөкәш авылыннан көмеш телле гармун телләрен сайраткан Илдус ага Сәлахиев, Вакыйф Мингалиев,  районыбызның “Чулман моңнары” гармунчылар ансамбле егетләре кулында биегән гармун телләре  күңел төпкелендә яшеренеп яткан сагыну-сагышларны үрләтте, яшьлек хатирәләрен янә бер кат барлады. Милли бәйрәмебез йөзен билгеләүче татар моңы табигать иркененә таралды. Кайткан кунакларыбыз да тамашачы хозурына үзәренең матур җырларын бүләк иттелә., Искәндәр Вәлиев, Миләүшә Минһаҗева, Фәрит  Харисовның җырларын халык яратып  кабул итте.
Җырлы районыбыз сабантуе әнә шундый матурлыкта барды, моң дәрьясында йөзде.  Күңел хатирәбезгә дә онытылмаслык булып кереп калыр ул. Җаннарыбыз сау, күңелләребез гел дә шулай бай булсын! Татар илендәге җыр-биюле сабантуйлар янәдән гөрләр әле.
Рәсемнәрдә: кунакларга чәк-чәк тәкъдим итәләр; «2012-Сабантуй» батыры Дамир Хәйриев (беренче битләрдә);
быелгы чәчү батыры Әгъзәм Хисмәтов район башлыгы янәшәсендә (икенче биттә, өстәге рәсемдә); бәйрәмнән күренешләр.


Ут белән килешәм димә...
Сугышлар, табигать бәла-казалары сирәк була. Ә менә янгыннар даими чыгып торалар. Алар белән килешү мөмкин түгел. Бу сүзләр бүген дә актуаль.
1927 елның  18 июлендә РСФСРда  дәүләт янгын күзәтчелеге турында  положение раслана.  Мондый служба  оештыруга беренче адымнар 1493 елда ук  ясала.  Каты янгыннардан соң  Иван III  Русьтә янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән беренче кагыйдәләр чыгара. Аның буенча  җәй көннәрендә мич ягу тыела, азыкны  йорттан ерактарак  урыннарда пешерү тәкъдим ителә. 1947 елда бастырылган  Рус дәүләте законнары җыелмасында  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән беррәттән ут төртүчеләргә карата  катгый  җәзалар да билгеләнә.
Балык бистәсендә янгын каравылы 1936 елда оеша. Аны озак еллар  Петр Павлович Балмин җитәкли.  1934 елдан  дәүләт янгын күзәтчелеге  НКВДның  баш янгын сагы идарәсе составында була.  Өлкәннәр  П.Балминны  кырыс, әмма гадел кеше буларак яхшы хәтерлиләр әле. Сугыш елларында ул велосипед белән бөтен районны  әйләнеп кайта торган була.  Азык-төлек запасының  сакланышы өчен җавап бирә. Ул  бурычын намус кушканча үти.  Тикшерә, гаеплеләрне җавапка тарта. 1948 елда  аның җитәкчелегендәге янгын часте республикада беренче урынны ала.  Балминга мотоцикл бүләк итәләр. Хәзер аның эшен улы  Владислав дәвам итә. Ул Балык бистәсе янгын частендә  каравыл начальнигы булып эшли.
Янгын күзәтчелеге бүлеге халык хуҗалыгы объектларында, гражданнарның  торак йортларында  янгын куркынычсызлыгы  таләпләренең үтәлешен тикшерә. Аларның нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күрә. Бу мөһим эш белән  төрле елларда  Геннадий  Петрович  Ланцев, Хәйдәр Хаҗип улы Галиев, Зөфәр Зыя улы  Тәхәвиев, Ринат Заһидулла улы Хәйруллин, Фәрит  Миннехан улы Әхмәтшин, Рәмзил Хәбибрахман улы Гыйлемханов шөгыльләнделәр.
Хәзерге вакытта  бүлек янгын күзәтчелеге белән беррәттән гражданнар оборонасы, халык һәм территорияләрне  табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә дә күзәтчелек алып бара.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре  халыкка  методик ярдәм күрсәтәләр, консультацияләр бирәләр.  Район газетасы битләрендәге профилактик мәкаләләр бастыралар. Кызганычка каршы,  янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр арасында  таләпләрне үтәмәүчеләр дә очрап тора әле.  Алар  булган кимчелекләрне  инспектор килгәч кенә  бетерү чарасын күрә башлыйлар.
Ел саен Бөтенроссия  ирекле янгын җәмгыяте белән берлектә  янгын куркынычсызылыг темасына конкурслар үткәрелә. Аларда  безнең район балалары да  актив катнашалар һәм республика буенча  призлы урыннар алалар.
Торак пунктларда  гражданнарның йортларын да  янгыннарны кисәтү юнәлешендә  ТР  янгын куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе  хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтәләр. Йорттан-йортка йөреп аңлату эшләре алып баралар, әңгәмәләр үткәрәләр.
Бүгенге көндә Россия  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре бик күп  нәрсә белергә тиеш.  Чөнки  биналар, торак йортлар  заманча  материаллар белән төзеләләр. Яңа  куркынычсызлык системалары кертелә.  Әмма  янгын уркынычсызлыгы таләпләрен һәрвакыт  төгәл үтәргә кирәк.

А.МИШИН,
күзәтчелек эшчәнлеге буенча  бүлек начальнигы.

 


Коллективның олы җиңүе
Халкыбызны яраткан бәйрәме Сабантуй алдыннан “Вамин-Татарстан” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышында район сөт-май комбинаты директоры Камил Садыйковка  куанычлы хәбәр җиткерделәр.

Идрис АМЕТОВ
Безнең район сөт-май комбинаты продукциясе  “Алтын көз” Бөтенрәсәй конкурсында җиңеп чыкты һәм  “Крестьянский”  маркалы сыер мае алтын медальгә ия булды.
–Коллективыбыз бу олы җиңүгә  бердәм тырыш хезмәтләре, белгечләребез куйган  таләпләрнең төгәл үтәлеше, заман рухында җиһазланыш һәм  әлбәттә инде  кабул ителгән сөтнең яхшы сыйфатлы булуы нәтиҗәсендә ирештеләр,–ди комбинат директоры. Ә монда һәркайсына орден бирерлек, үз эшләренең  чын осталары эшли. Әнә 30 елга якын  май ясаучы хезмәтен башкаручы Любовь Гаврилова һәркөнне 1,5 тонна  май җитештерә.  Май аенда  да алар республика сәүдә нокталарына яхшы сыйфатлы 40 тонна продукция озатканнар.
Анда берсеннән-берсе куәтле эре заводлар арасында җиңеп алтын медаль яулау тагын бер мәртәбә районыбызның экологик яктан чиста урында урнашуы, терлекчеләребез җитештергән продукциянең югары сыйфатлы булуы хакында сөйли.
Комбинат эшче  хезмәткәрләре өчен бу җиңү соңгысы булмас, иншалла. Аларга Бөтендөнья сәүдә оешмасына да җиңел генә кереп китәргә язсын.

Рәсемдә: баш технолог Татьяна Микуленкова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International