Район башлыгы Илһам Валеев:
“ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕНӘ
БҮЛӘКЛӘРЕБЕЗ САЛЛЫ”
–Илһам Госманович, мәгълүм ки, Сабан туе сабан, хезмәт бәйрәме. Бу көннәрдә район басуларын әйләнеп кайттыгыз, күргәннәрегездән канәгатьме сез?
–Елына күрә, хуҗалыклардагы игеннәрнең торышыннан канәгатьмен. Сабан культураларына килгәндә “Логос”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Кулон”, “Масловский”, “Тукай”, “Урахча”, “Ильман”, “Зюзино”, “Ильдан” кырларының торышы нык ошады. Кыскасы, Сабан туена игенчеләребез яхшы кәеф белән киләләр дип бәянларга кирәк. Бу җәһәттән терлекчелек тармагында фидакарь эшләүче “Аяз-Ойл”, “Саба-Агро”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Вамин-Кама”, “Масловский” хуҗалыклары терлекчеләре дә хезмәт бәйрәмен югары күрсәткечләр белән каршылыйлар. Гаилә фермалары төзергә теләүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара һәм инде 17 се бу юнәлештә үзләренең эшен ышанычлы башлап җибәрделәр. Күгәрченнән Данил Нәбиуллин, Тәберде Чаллысыннан Илдус Шакиров оештырган сыер фермалары, “Заготсбыт Слобода” базасында Илнур Галимов җаваплылыгындагы ат фермасының эш нәтиҗәләре күпләр өчен үрнәк булырлык. Куәтле инвесторларыбыз–“Вамин”, “Красный Восток”, “Рацин” игенчелектә һәм терлекчелектә дә җитештерү киңлекләрен үстерә баралар, елның-елында яңа техника алуга, базаны ныгытуга зур инвестицияләр кертәләр. Нәтиҗәдә, аларның да хезмәт уңышлары нык куанырлык. Без алдынгы игенчеләребезне, терлекчеләребезне, хезмәт алдынгыларын Сабантуйларында халык, кунаклар алдында зурлап билгеләп, бүләкләп үтәчәкбез.
–Ике Сабан туе арасында районда шактый истәлекле вакыйгалар булып узды. Шуларның кайберләренә аерым тукталып үтсәгез иде?
–Шуннан башлыйк, бу чорда гына районда өч тапкыр Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич булып китте, Премьер-министрыбыз Илдар Халиков район белән якыннан танышып үзенең уңай бәяләмәсен бирде. Зур куанычлы вакыйгаларның берсе “Газпром–балаларга” Программасы кысаларында төзелгән футбол стадионы булгандыр, мөгаен. 960 урынга исәпләнгән әлеге стадионда һәркөн диярлек район, республикакүләм чараларның күпсанлы спортчыларыбыз, тамашачы катнашында узуы аеруча шатландыра. Аннан килеп, район үзәгенең “Поле чудес” зонасында 80 урынга исәпләнгән “Бәләкәч” балалар бакчасын ачып күпме гаиләләрне куандырдык. Яңа Арыш авылында Мәдәният йортын файдалануга тапшырдык. Бу объектларны ачуда Президентыбыз үзе дә катнашты.
Күгәрчен авыл җирлегендә барлыкка килгән гигант объект күзгә күренеп калка. Якын киләчәктә биредә 134 эш урыны булачак. Инде кайбер эшлиячәк белгечләребез чит илләрдә белем үзләштерәләр. Якын вакытта район үзәгендә 1200 квадрат метр мәйданга исәпләнгән “Чынгызхан” аптека-сәүдә комплексын файдалануга тапшыруны күздә тотабыз. 40 ветераныбызга аерым йортлар салып бирдек. 413 ветеранның яшәү шартларын яхшырта алдык.
Дистәләгән авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, почта бүлекләре, Мәдәният йортлары яңартылды. Берничә квартиралы 3 авария хәлендәге йорт урынына яңалары торгызылды. Күпкатлы йортларда 200 квартира шәхси җылытуга күчерелде.
Каз.Чаллы, Иске Арыш авылларына Европа дәрәҗәсендәге асфальт юллар түшәлде, Котлы Бөкәш-Балык бистәсе юлын асфальтлау белән күпләрне куандырдык, район үзәгенең берничә урамын асфальтлый алдык. Үзәкнең көнчыгышындагы яңа йортларга берничә километрларда электр, газ, су үткәргечләр сузылды.
Балык бистәсе авылының үзәге шуышуга нокта куелды дисәк тә була.
Кама ярларын ныгыту буенча колачлы проектыбызны сентябрь аенда тормышка ашыруны төгәлләячәкбез. Кыскасы, хезмәт бәйрәменә хезмәт бүләкләребез саллы дияр идем мин.
–Төгәлләячәкбез дигәннән, алга таба да район халкын шактый куанычлы яңарышлар көтә бит әле?
–Әйе, чөгә (стерлядь) балыгы үрчетү, үстерү максатында элеккеге Шомбыт спирт заводын реконструкцияләү башланды. Район үзәгендә мәрсин балыгын үрчетү өчен заманча, инвестицион югары технологияле заводка нигез салынды. Аның беренче чиратын ел азагында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Якташыбыз Альберт Фәхретдинов җитәкләгән “Кулон” фирмасы елның-елында районга зур инвестицияләр кертә. Менә быел да алар Биектау авылында 50 урынга балалар бакчасы төзүне, Иванаево авылында башлангыч мәктәп бинасын ремонтлауны үз өсләренә алырга җыеналар.
М-7 “Волга” Балыклы-Чүкәй–Олы Укмас–Кече Укмас, М-7 “Волга” Шомырбаш юлларын асфальтлау эшләре башланып китте. Масловка гомумбелем бирү мәктәбен капиталь ремонтлауга алындык. Авария хәлендәге күп фатирлы йортлар урынына яңаларын торгызу эшләре дәвам итә. Социаль ипотека кысаларында 12 квартиралы йортны төзергә керештек. Кыскасы, алга таба файдалануга тапшырыласы объектлар шактыйга җыела.
–Социаль тармакларның эшчәнлеге дә соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерәләр, шактый уңышлары сөендереп торалар. Кайберләренә аерым тукталып үтмәссезме?
–Соңгы елларда спорт, мәдәни чараларга игътибарны көчәйттек. Шуның нәтиҗәсе–яшьләребез республика, Рәсәйкүләм таныла башладылар. “Рапсодия”, “Камские звездочки” ансамбльләре Казан, Мәскәү шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Мәктәп укучысы Ильяс Шәрәфетдинов каратэ буенча Рәсәйкүләм бәйгеләрдә катнашып 6 алтын, 6 көмеш, 18 бронза медаленә ия булды, спорт мастеры исемен алды. Гомумән дә, каратэ буенча Илнур Хамматов шәкертләре белән Татарстан, Рәсәйдә нык санлашалар. Әле күптән түгел генә спортның җәядән ату төре белән шөгыльләнә башлаган Илдар Имамов республика яшүсмерләре арасында чемпион калды һәм республика җыелма командасы составына кертелде. Нык беләкле көрәшче чемпионнарыбыз күпләп үсеп киләләр. Кыскасы, районыбызның бу юнәлештә киләчәген өметле күрәм.
Социаль объектларны төзү, яңартуга килгәндә, үзәктә, авыллардан медицина, мәдәни һәм мәгариф учреждениеләрен заманча яңарту өчен җирле мөмкинлекләр таптык, аннан килә, Президентыбыз һәм республика җитәкчелеге дә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Шундый булышлык нигезендә үзәк поликлиниканың һәрбер бүлеге супер яңартылды, яңа җиһазлар кайтты, ашыгыч ярдәм машиналары алдык. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Президентыбыз вәгъдәсендә Яңа Арыш авылы халкы Мәдәният йортлы булды. Инде менә быел Олы Солтан авылына мондый олы бәхет килеп ирешер дип торабыз.
Республикабызның “Электрон мәгариф” проекты кысаларында районыбыз мәктәпләре 230 компьютер белән тулыланды, ә 637 укытучыга персональ ноутбуклар бирелде.
Гомумән дә, ел кыенлыкларына, кризисларга карамастан, район халкының социаль хәле елдан-ел яхшыруга бара дияр идем. Шәхси машиналар, тракторлар санына караганда гына да Балык бистәсе күрше-тирәләрдә чагыштырмача югарырак урында тора. Бүгенге көндә райондашларыбызда 5 мең чамасы җиңел машина гына исәпләнә. Бу уңайдан мин шул теләктә: халык шәп, бай яшәсен. Начар түгел бит!
–Заманалар күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә кече бизнес киң колач җәя. Эшмәкәрләр белән сөйләшкәндә үзләренең эшчәнлекләрен иркен җәелдерергә мөмкинлек биргән өчен еш кына сезнең адреска рәхмәт сүзләре ишетелә. Чынлыкта да бу юнәлешкә карашыгыз “ирекле йөзү” мөмкинлеге бирү принцибыннан түгелме?
–Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләге булган һәр район кешесенә безнең тарафтан каршы килү юк. Алар күбәйгән саен конкурентлык арта. Ә бу исә халык файдасына эшли бит. Икенчедән, эш урыннары туа дигән сүз. Бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыятенекеләрне дә кертеп 200 дән артык кибет эшли, 800 дән артык кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әлеге саннарга шатланырга гына кирәк. Сәүдә турында сүз кузгалгач, район кулланучылар җәмгыяте, аның җитәкчесе Раил Бариевның заманга ярашып атлавы, зур конкурентлык шартларында табыш белән эшләүләре бездә зур хуплау таба. “Кама плюс” елына 37 тонна икмәк пешерә, 27 төрдә кондитер ризыклар, квас, лимонад, 2 миллион сумлык казылык чыгара. Соңгы вакытларда гына 3 грант иясе булдылар алар. Быел да максатлары берничә грант оту.
“Круг” балык эшкәртү коллективы да (җитәкчесе Юрий Караганов) тотрыклы эшләве, базасын ныгыту, яңарту белән күпләргә үрнәк булып тора.
Әйе, бер урында искечә таптану, читтән бушлай килгәнне көтеп яту чоры үтеп китте. Инвестиция кертү, кредит белән эшләү, инновацион технологияләр–болар бүгенге көннең таләбе, гамәли чаралары.
–Илһам Госманович, Сабантуй бәйрәме уңаеннан теләкләрегезне ишетәсе иде?
–Иң элек, Ходай һәркайсыбызны иминлектән, тынычлыктан аермаса иде. Уңышларыбыз, эшләребезнең уң булуы бердәмлектән, татулыктан, бер максат белән яшәвебездән тора. Шулай булгач, дистәләгән милләт халкын берләштергән йортыбызда һәрвакыт бердәмлек, үзара дуслык яшәсен. Һәрбер гаиләгә, аларның якыннарына мул, бәхетле тормышлар, саулык теләп калам. Агымдагы 2012 ел да Балык бистәсе халкы өчен муллык, байлык, ышаныч елы булсын иде.
Әңгәмәдәш–Вазыйх Фатыйхов.
МӘЙДАНДА БАТЫР, БАСУДА УҢГАН
Бөек Тукаебыз сүзләрен бераз үзгәртеп шәрехләсәк, “Көрәшләрдә юлбарыстан көчле, басуларда аттан артык эшли” торган ир-егет инде ул. Сүзем Яңа Арыш авылының бил бирмәс батыры, уңган механизаторы Юныс Илдус улы Мөхәммәтрәхимов турында.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ
Балачакта яшьтәшләре белән әвәрә килеп бил алышуларны исәпкә алмаганда, Юныс көрәш белән армиядән кайткач кына чынлап торып шөгыльләнә башлый. Шөгыльләнә дип, авыл егетенең спорт залларында көрәш алымнарын чарларга, мускулларын ныгытырга әлләни вакыты да булмый инде. Хезмәттә чыныгып үсәләр авыл егетләре. Юныс та күп вакытларда трактор руле артыннан төшеп кенә керә бәйгеләргә. Мәйданга чыга да бик күпләрне аркасына сала. Мускуллары уйнап торган алыптай бер егетнең Юныстан җиңелеп чыккач: “Ничек шулай инде бу? Мин кыш буе спортзалда “качаться” иттем, иң яхшы тренердан “приемнар” өйрәндем. Ә бу тракторист миңа селкенергә дә ирек бирмәде”,–дип мәйдан тирәли өтәләнеп йөргәне хәтеремдә. Әй, егетем, татар көрәшендә көч-куәттән бигрәк тумыштан килгән сәләт тә кирәк шул диясем килде. Ә менә Юныста бар ул Ходай биргән сәләт, оеткы. Көчле, гаярь егетләр күп, ә менә Юныс кебек тамырларында чын көрәшче каны аккан батырлар сирәк туа шул. Ни хикмәт, Яңа Арыш җирендә еш туалар алар. Нинди генә бәйге булмасын, келәмгә Юныс чыкса, тамашачыларның күпчелеге аңа көч-куәт биреп җан ата инде. Чөнки ул бервакытта да хәрәмләшмәс, бәхәсләшмәс, кем әйтмешли, алыр да салыр. Дөрес түгел дисәләр, тагын бер алып салыр.
Беренче зур җиңүен армиядән кайткач туган авылында яулый ул. Көрәшчеләр белән дан тоткан Яңа Арышта Сабантуй батыры булып кала. Шул ук язда авыл механизаторлары бәйгесендә дә җиңеп, кыр батыры була. Ничек сынатсын инде Юныс. Әтисе Илдустан мирас булып калган тракторда эшли бит ул. Аның янәшәсендә хезмәт чыныгуы ала, техника серләренә өйрәнә егет. 1990 елдан бирле хуҗалык, район механизаторлары арасында гел призлы урыннар яулый Юныс Мөхәммәтрәхимов. Мең гектардан артык җир сукалап, шул ук мәйданнарда чәчү чәчеп хөрмәтләнә, район Сабан туе флагын алдынгы механизатор буларак та, көрәш батыры буларак та үрләтә ул. Быелгы хезмәт бәйрәменә күркәм уңышлары белән килде Юныс.
Мәйданга тәүге чыкканнан бирле батыр калмаган, тәкә алмаган елы юк диярлек аның. Чит район батырларын да аркаларына салып кайткалый. Теләченең күп кенә авылларында яхшы беләләр, хөрмәт итәләр нык билле егетебезне.1990 елдан Юныс җыелма команда составында район данын яклый. Дистә еллар буе үз үлчәү авырлыгында районда тиңнәр булмый аңа. 2007 елда исә Сабантуйның баш батыры да булып калды.
Үзенең чиста, матур, гадел көрәше, җиңүләре белән йөзек кашыдай бәйрәмебезгә ямь, дәрт өстәгән батырыбыз ул.
Рәсемдә: Алдынгылар парадынның байрагы Ю. Мөхәммәтрәхимов кулында
ҺӘР СӘГАТЬ КАДЕРЛЕ
Авыл механизаторының ел әйләнәсе эше бетеп тормый. Тиешенчә кайгыртучанлык күрсәтсәң генә җир игенчегә мул уңыш бүләк итә. Николай Афанасьев бу кагыйдәне яшь вакытында ук, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә үзләштерә.
Вячеслав РОДИОНОВ
Шиланка егете хезмәт эшчәнлеген Балык бистәсе профессиональ техник училищесын тәмамлаганнан соң Черняховский исемендәге колхозда башлый. Ул вакыттан бирле 30 ел узган инде. 13 ел ООО “Логос”та механизатор булып эшли Николай. Бу вакыт эчендә ул төрле авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек өйрәнгән, үз эшенең чын остасына әверелгән.
–Николай Афанасьев намуслы, җаваплы кеше,–ди хуҗалыкның баш агрономы Виктор Гуськов.–Ул тапшырылган һәр эшне сыйфатлы итеп үзвакытында башкара. Җәй көне терлек азыгы әзерләүдә эшли, көзен туңга сөрә, кыш көне фермаларга азык ташый. Яз көне чәчү чәчә. Быел язгы кыр эшләрендә ул аеруча өлгерлек күрсәткән. Хезмәттәшләре белән бодай, рапс, карабодай һәм башка культуралар чәчүдә эшләгән. Кыр эшләре комплекслы алып барылу сәбәпле, киләчәк уңыш һәр механизаторның үз эшенә җаваплы каравына бәйле.
–Хәзерге чит ил техникасының җитештерүчәнлеге дә югары. Анда механизатор өчен дә бөтен шартлар тудырылган,–ди Н.Афанасьев. –Әмма анда эшләр өчен дә теләк һәм тырышлык кирәк.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Иң заманча техника да кешедән башка эшли алмый бит. Техник прогресс никадәр алга китсә дә, хезмәт сөючән кеше кулларыннан башка булмый.
Рәсемдә: Николай Афанасьев.
Балаларны ярата ул
Менә 27 ел инде Ольга Сычева “Кояшкай” Олы Кульга балалар бакчасын җитәкли.
Һөнәр сайларга аңа ата-аналары ярдәм иткәннәр. Алар кызларын бары тик педагог булуын теләгәннәр. Ольга Олы Кульга урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, туган авылының балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр үзен. Ул вакыттан бирле күп сулар акты инде. Ә Сычеваның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язма.
Мәктәпкәчә учреждение белән идарә итү җаваплы һәм мәшәкатьле хезмәт. Балаларга бакчада уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Ата-аналар да көнкүреш шартларыннан, тәрбия,укыту ысулларыннан канәгать булырга тиешләр. Ә бу җиңел түгел. Әмма Ольга Михайловна балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел таба белә. Югары һөнәри осталык, педагогик таланты әнә шунда чагылыш таба да инде.
–Балалар бакчага яшь ярымлык сабыйлар булып киләләр,ә аннан мәктәпкә әзерлекле, укый-яза белә торган булып чыгалар. Сабыйларның көннән-көн үсүен, тормышка үз карашлары булган шәхесләргә әверелүләрен күзәтү кызык та, күңелле дә,–ди Ольга Михайловна.– Берүк вакытта дулкынландыра да. Чөнки баланың нинди кеше булып үсүе бакчада ничек тәрбияләнүенә дә бәйле бит. Бу җәһәттән, бакча мөдире Сычеваның ышанычлы рецепты бар. Балаларны яратырга шәхес буларак хөрмәт итәргә кирәк,–ди ул.
Балык бистәсенең 85 еллыгына багышланган тантанада “ Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Ольга Сычевага күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф Һәм фән министрлыгының Почет Грамотасы тапшырылды.
Рәсемдә: О. Сычева балалар белән.
РАЙОН ЧЕМПИОНЫ
Күптән түгел генә машина белән саву осталарының район конкурсында “Аяз-Ойл” хуҗалыгы терлекчесе Зөлфия Мостафина район чемпионы исеменә ия булды. Ул тиздән республика конкурсында катнашачак.
Идрис АМЕТОВ
Күп нәрсә коллективның бердәмлегенә бәйле диләр. Моңарчы район конкурсларында бу хуҗалык уңганы Илзирә Габдрахманова актив катнашып җиңү яуласа, хәзер аңа алмашка яшьләр килә. Зөлфиянең быелгы конкурста күпләрне сокландырып уңышлы чыгыш ясавында да Илзирәнең ярдәме зур булды. Чөнки мондый бәйгеләрдә катнашып зур тәҗрибә тупларга өлгергән ул. Бүген дә сынатмый. Хезмәттәшләре Галина Краснова, Рафидә Зәкиҗанова, Җүәрия Заһриеваларның да яшь савымчыга уңай йогынтысы юк түгел. Әнә шуңа Зөлфия коллективта бик тиз үз кешегә әверелде. Ә баштагы мәлләрдә булдыра алырмынмы, кеше көлдермәмме дип борчыла ул. Беренче эш көненнән соң остазларының игътибарын күргәч, күңелгә килгән шик эреп юкка чыга. Зөлфиянең инде фермага эшкә килүенә 15 ел тула. Фермага барганда кайнанасы Әсхия апаның да төпле киңәшләрен хәтеренә сеңдерә ул. Ни дисәң дә, ул да гомере буена фермада сыер сауган бит. Ә бүген исә гаиләнең тоткасы. Ул булмаса, 3 баланы сау-сәламәт итеп үстерә алырлар идемени?! Әле дә аның ярдәмендә абзар тутырып терлек асрыйлар. Бер булганнан бар да була дигәндәй, гаиләдә генә түгел, хуҗалык эшендә дә мактаулы Мостафиннар гаиләсе. Бу фикерне безгә Зур Мәшләк авыл җирлеге Советы хезмәткәре Елена Трофимовадан да ишетергә туры килде.
–Бик эшчән, тәртипле гаилә. Бикчурай Чаллысы авылында күпләрне сокландырып 3 баш савым сыеры, 7 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Зөлфиянең тормыш иптәше Наил дә үзенә ошаган, менә дигән “КамАЗ”чы ул,–диде безгә.
Фермадагы уңышлары хакында Зөлфия бик иркенләп сөйләргә яратмый. Ә менә үзара дус, тату яшәүләре өчен сөенә. Аның фикерен җитәкчеләре дә хуплады.
–Терлекчелек әби-бабайлардан калган борынгы хезмәт булып исәпләнсә дә, элеккегедән ул инде нык аерыла. Таләпләр дә арта, технология дә үзгәрә. Хезмәткәрләребез үз эшләренә тел-теш тидермичә вазыйфаларын яратып, төгәл башкаралар. Әнә савымчыларыбызның һәркайсы 30-35 баш сыер савалар. Авыр вакытларда бер-берсенә ярдәмгә киләләр. Шуңа эш нәтиҗәләре дә куанычлы аларның,–ди җитәкчеләре Нияз Шәмсетдинов эчке горурлык хисләре белән. Сөенмәслек тә түгел бит, хуҗалыкта быел 2 терлекчелек лагеры оештырганнар. Малларны көнозын болында йөртәләр. Шуңа продукция җитештерү күләме дә арта. Җәйге муллыктан оста файдалана беләләр мәшләклеләр. Бүгенге көндә алар һәр сыердан уртача 16-17 шәр килограмм сөт савалар.
Рәсемдә: Зөлфия Мостафина.
ҮТКӘННӘРДӘН ХАТИРӘЛӘР...
Сабантуй–элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Сабантуйга әзерлек бер-ике көн алдан башлана. Аны әзерләү өчен авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләкләр җыялар. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы юк. Элек кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чиккәннәр. Яшь егетләр үзләренең яраткан атларын чабышка әзерләгәннәр.
Тик шулай да Сабантуйның күрке–ул милли көрәш. Анда олылар, егетләр батырга көрәшә алалар. Күпләр өчен моннан да мавыктыргычрак бәйге юк.
Элегрәк авылларда Сабантуй бәйрәмнәре ничек үткән? Сабантуй батырларына хөрмәт ни дәрәҗәдә булган? Сорауларыма җавап табар өчен мин 11 ел буе Югары һәм Түбән Тегермәнлек Сабантуйларында мәйдән тоткан 70 яшьлек Кәримов Нәгыймулла абый янына бардым. Ул мине гүя үзенең яшьлегенә алып кайтты.
–Мин көрәш белән балачактан ук кызыксына идем. 4 нче классларда укыганда ук малайлар белән җир чыгуга болынга чыгып, анда бил алыша торган идек. Иң беренче җиңүем – 18 яшьләрдә булды. Ул заманнарда җиңүчеләргә хәзерге кебек тәкә бирмиләр иде. Иң зур бүләк - кул сәгате. Шулай да авылда беренче тәкәне мин алдым. Аны авылдашыбыз Гатауллин Шәриф абый хатыны авыргач, Сабантуй батырына дип адарынган була. Чып-чынлап көрәш белән мавыгуым 1959-1970 елларга туры килә.
–Ул вакыттагы Сабантуйлары хәзерге Сабантуйлардан нәрсәсе белән аерыла иде, - дим, кызыксынып.
–Бүген яшьләрнең күбесе Сабантуй карар өчен түгел, ә ял итү, бер-берсе белән күрешү өчен йөри. Ә ул вакытта халык бөтен мәйданны уратып бәйге карый, теләсәң дә аларны ерып та кереп булмый иде. Шулай ук һәркем үзенең һөнәрен күрсәтеп калырга ашыга. Бигрәк тә көрәшкә мөкиббән китәләр иде.
–Көрәш сезонына ничегрәк әзерләнә идегез?
–Мин үзем һәр Сабантуй бәйрәмен түземсезлек белән көтеп ала идем. Алай махсус әзерләнгәнем булмады. Мөгаен, безне колхоз эше чыныктыргандыр. Хәзерге көрәшчеләр билгеле бер үлчәү авырлыгына керү өчен ябыгырга тырышалар. Ә ул вакытта төрле приемнар белән көрәшү дә юк, авырлык буенча да бүлмиләр. Үземнән 15 килограммга авыррак көндәшләрне дә җиңгәнем булды.
–Берәр истә калган вакыйга булмадымы?
–37 яшемдә 30 килограммлы сарык бирделәр, шуны күтәреп мәйдан буенча йөрүем күңелемә кереп калган.
–Көрәш белән кызыксыну балаларыгызга да күчмәдеме?
–Хатыным белән 2 кыз, 1 малай үстердек. Улым көрәш белән беркайчан да кызыксынмады. Әмма минем кызыксынуым оныкларыма – Миләүшә исемле кызымның ике малаена күчкән. Алар һәр җәйне авылга кайталар, Сабантуйларда көрәштә катнашмый калганнары юк. Олысы хәтта Күгәрчен сабантуеннан бүләккә радио алып кайткан иде. Шулай ук бертуган энем дә көрәшче минем. Ул безгә килгәндә өйдә дә, ишек алдында да көрәшә торган идек.
Хәзер инде ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Авыру сәбәпле 2 ел Сабантуй бәйрәмен карарга да барганым юк. Әмма шулай да бу бәйрәмне сагынып көтеп алам. Бу көнне күңелем белән яшьлегемә кайткандай булам.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
КФУ студенты
ЕЛ ӘЙЛӘНӘСЕ ХЕЗМӘТТӘ КАМИЛ!
Кемнең нинди һөнәр иясе булачагы, кечкенәдән билгеле була диләр. Балачактан әтисе янәшәсендә чуалып, техника белән кызыксынучыларның барысы да диярлек менә дигән механизатор булып җитешәләр.
Галим АМАН
Күгәрчен авылының элеккеге данлыклы механизаторы Исхак абый Мөхәммәтҗановның үзвакытында ел саен диярлек күмәк хуҗалыкта чәчү батыры булып калуын күпләр әле дә яхшы хәтерлидер. Ул 45 ел дәвамында куйган хезмәте өчен хөкүмәтебезнең “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде. Әгәр үзе исән булса бүген улы Камил өчен дә чиксез сөенер иде. Куанмаслык та түгел шул, 30 елга якын авылдан район үзәгенә килеп эшләүче бу тракторчы үз хезмәтен һәрвакыт белеп, яратып башкаруы белән мактаулы. Бүгенге буын яшьләреннән аермалы буларак, ул әтисе кебек куәтле, чылбырлы тракторны үз итә. Мәктәптән урта белем турындагы аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы алып чыккач, егет ДТ тракторына утыра. Бәхетем шундадыр инде, ди ул. Хәрби хезмәттә төзелеш батальонында да аңа чылбырлы С-100 тракторын ышанып тапшыралар. Ә аннан кайткач гаиләдә бердәнбер бала булгангамыдыр, авылдан аерылмый. Ул вакыттагы “Сельхозхимия” берләшмәсенең авылдагы күчмә отрядына эшкә керә. Елның-елында әтисе төсле район хуҗалыклары буенча төрле кыр эшләрендә актив катнаша. Басуларга органик ашлама да чыгаралар, җир дә эшкәртәләр. Әнә шулай үзенә йөкләнгән эшне осталык белән башкаруын күреп, аны әле бригадир итеп тә билгелиләр. Ә ул чорларда аның кул астында авылда 8 трактор эшли. Дөньялар үзгәреп, филиаллар бетерелгәч тә, егет бу хезмәтне ташламый. Район үзәгендә “Агрохимсервис” җәмгыятенә килеп эшләп йөри. “Зюзино” ярдәмче хуҗалыгында кыр эшләрендә, чәчүдә катнаша. Дистә еллар дәвамында ул биредә терлек азыгы хәзерләү комбайнында хезмәт куя, кыш айларында да эштән бушамый. Т-150 тракторы белән юлларны кардан чистартуда катнаша. Үз авылы урамнарын гына түгел, күрше авыл юлларын да кардан ача. Әнә шулай ел әйләнәсе киеренке хезмәттә Камил.
–Быелгы язгы кыр эшләре чорында ярдәмче хуҗалыгыбызда ул барыннан күбрәк эш башкарып, чәчү батыры исеменә лаек булды. Мөхәммәтҗанов коллективта гына түгел, авылда да күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Резидә белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ике улы аның хезмәтен үз итте,–ди район “Агрохимсервис” җәмгыяте генераль директоры Айрат Сафин.
Халкыбызның көтеп алган күркәм Сабантуй бәйрәмен егет әнә шундый олы хезмәт уңышлары, киеренке шат күңел, яхшы кәеф белән каршылый.
Шагыйрь җанлы тынычлык сакчысы
“Казан утлары җурналының баш мөхәррире, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга “Европа–Азия” Халыкара гуманитар академиянең “Планета тынычлык сакчысы” номинациясендә “ Тынычлык розасы” алтын медале бирелде.
Бу академия үзенең эшчәнлеген ЮНЕСКО канаты астында алып бара һәм мәдәният-фән эшлеклеләрен, җәмәгать лидерларын, дәүләт, финанс-икътисадый, мәгълүмат структуралары җитәкчеләрен бердәм халыкара интеллектуаль җәмгыятькә берләштерә. Якташыбызга бүләк тапшырганда, ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры, МГА президенты, академик Энгель Таһиров Равил Фәйзуллинның бу алтын медальгә республиканың интеллектуаль потенциалын арттыруга, тынычлык, толерантлык, халыкларның этноконфессиональ бергәлек идеяләрен раслауга керткән өлеше өчен бирелүен билгеләп үтте.
Аннан һәрчак
җылылык бөркелә...
Ул мәктәп мәшәкатьләре белән яши. Аның тыңгысыз характеры, хезмәт сөючәнлеге, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга омтылуы мәктәпнең барлык хезмәткәрләрендә дә чагыла. Ул оста җитәкче буларак коллективны актив эшчәнлеккә туплый белә. Сүзем Балык бистәсе балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова турында.
Ул балаларны бик ярата. Моны балалар да тоемлыйлар, әлбәттә. “Рапсодия” коллективы аның иҗат җимеше. Без ата-аналар аның белән, ансамбль тормышы белән кайныйбыз. Биюләр, музыка, костюмнар аның йортында туалар.
–Елена Рәкыйфовна кайвакыт безне шелтәләп тә ала. Шул ук вакытта мактый да ,–диләр “Рапсодия” бию коллективына йөрүче балалар. –Бер генә репетиция дә аның катнашыннан башка узмый. Кайвакытта барысы да ул теләгәнчә барып чыкмый шул. Әмма ул безне иҗатка, җиңүләргә өнди белә.
–Аннан уңай энергия, җылылык бөркелә. Без аның һәр сүзен, интонациясен тотып алырга омтылабыз. Ул безгә сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә,–диләр театр группасына йөрүче балалар.
Без, ата-аналар, кыска срокта үз тирәсендә талантлы кешеләрне берләштерә алган җитәкчегә рәхмәтлебез. Алар да балаларны яраталар, талантларын, сәләтләрен үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Яңа бүлекләр барлыкка килү белән балаларга үзләрен төрле юнәлештә күрсәтергә мөмкинлек туды. Алар биредә биергә, курайда, гитарада, башка музыка инструментларында уйнарга, концертлар алып барырга, спектакльләр куярга өйрәнәләр. Ә безнең иҗат мәктәбенең концерт костюмнарына бик күпләр кызыгырлык.
Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр район, республика, хәтта, Халыкара конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Моны күп сандагы Дипломнар, Грамоталар, призлар раслый.
–Яраткан эшләре белән шөгыльләнүче балаларның бәхетле күзләрен күрү, ата-аналарның рәхмәтләрен ишетү яшәргә, иҗат итәргә киләчәккә планнар төзергә этәргеч бирә,–ди җитәкче.
Э.ҖӘББАРОВА.
Балык бистәсе.