Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 22 феврале, җомга

   22 февральда Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хузазянова Җамалия Хәсән  кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр   халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, Юлсубино авылы җирлеге сәркатибе Зиятдинова Эльмира Хикмәт кызыннан  яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International