17 февральда Олы Елга авылында яшәүче Ленинград блокадасында катнашкан Шәйхетдинова Миннисә Кыям кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Олы Елга авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улыннан яңгырады. Озын гомер, саулык, җан тынычлыгы теләп открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.