БӘЙРӘМ КҮҢЕЛЛЕ УЗДЫ
1 июньдә балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Ул һәрвакыт күңелле уза.
Вячеслав РОДИОНОВ
Иртә белән район башлыгы И.Валеев “Березка” һәм “Мишутка” балалар бакчаларында булып, балаларны тәрбияләү шартлары белән танышты. Ул балаларга бүләкләр, уенчыклар да алып килгән иде. Район башлыгы балаларны районның киләчәге, иң төп һәм зур байлыгы дип атады. Шуңа да алар игътибар үзәгендә булырга тиеш. Балалар өчен вакытны да, көчне дә кызганырга ярамый.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше район Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узды. Балалар бәйрәмгә мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларыннан килделәр. Алар алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин чыгыш ясады.
–Безнең районда балалар өчен зур эшләр башкарыла,–диде ул. –Спорт комплекслары, балалар бакчалары төзелә. Бик күп төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Балаларның сәламәт һәм төрле яктан камил булып үсүләре өчен барлык шартлар тудырылган. Быел 2000 нән артык укучы сәламәтләндерү һәм хезмәт лагерьларында ял итәчәкләр. Районда демографик хәлнең яхшыруы да куандыра. Агымдагы елның 5 аенда гына да 108 бала туды. Атна дәвамында район мәктәпләрендә балаларны яклау көненә багышланган чаралар узачак.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы М.Валеева Күкидән Зөлфирә Галимовага, Балык бистәсеннән Ләйлә Фәсхетдиновага, Биектаудан Зөлфия Кәримовага, Бикчурайдан Гөлүсә Гаяновага “Ана капиталы” сертификатлары тапшырды.
Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алып баручы Р.Имамов бәйрәмне мавыктыргыч итеп алып барды. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кызыклы программа әзерләгәннәр иде. Ул конкурсларга, күңелле уеннарга, җыр-биюләргә бай булды. Балалар иҗат үзәгенең музей җитәкчесе балалар өчен викторина үткәрде. Кечерәкләр рәхәтләнеп җырлаган-биегән арада өлкәнрәк балалар өчен тәмәке тартуга каршы юнәлдерелгән “Мөстәкыйль балалар” акциясе оештырылды.
Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре бик күп бүләкләр, призлар әзерләгәннәр иде. Бер генә бала да конфетсыз, сувенирсыз калмады. «Асфальтта–рәсем» конкурсында дистәләгән малай һәм кыз катнаштылар. Алар туган як темасына рәсемнәр иҗат иттеләр. Яшь рәссамнарга да бүләкләр бирелде.
Ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Әмма балачак бәйрәме дәвам итә әле.
Рәсемдә: район үзәгендә бәйрәм.
“Авыл тырышларны ярата!”
Укытучым Индира апа Әмир кызы Шиһаповага мәктәптә укыган чакта ук сокланып карый идем. Үз эшенә мөкиббән киткән, бөтен җан җылысын балаларга бирүче укытучыларның берсе ул. Мин үзем гуманитар фәннәргә өстенлек бирсәм дә, мәктәптә математиканы яратып укыдым. Әлеге фәнгә булган мәхәббәтем–ул Индира апаның хезмәт нәтиҗәсе. Без 11 нче класста укыганда, имтиханнар башланырга бер ай кала математикадан БДИны мәҗбүри тапшырырга закон чыкты. Кемнәр әлеге фәннән БДИ бирергә әзерләнмәгән, шулар әлеге көтелмәгән хәбәрдән куркып калдылар. Әмма Индира апа безгә бу киеренкелектән чыгарга ярдәм итте. “Әгәр тырышсаң, бер ай эчендә дә бик күп нәрсәләр өйрәнергә була, мин сезгә кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен”,–диде. Һәм чынлап та дәресләрдән соң калып, хәтта Индира апаның өенә йөреп, без бер ай эчендә бик күп нәрсәләргә өйрәндек, барыбыз да әлеге фәннән БДИны уңышлы гына тапшырып чыктык.
–Мин кечкенә классларда укыганда ук математиканы ярата идем. Соңрак ТДГПУның физика-математика факультетын тәмамладым. Әлеге һөнәргә булган мәхәббәтем көннән-көн арта бара. Хәтта каникул вакытларында да, мәктәпне, укучыларымны сагына башлыйм,–ди Индира апа.
Хезмәтенә карата хөрмәте дигәндәй, бу елны Индира апа “Наш лучший учитель” республика конкурсында грандка лаек булган. Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә ул 1 нче категорияле укытучы.
Индира апа үз эшеннән бик канәгать. Аның укучылары БДИ, олимпиадаларда сынатмыйлар. Укытучы һөнәренә хөрмәт көннән-көн арта бара. Хезмәт хакы да күтәрелде. Мәктәптәге һәр укытучыга ноутбук бирелгән. Гадәти журнал белән беррәттән укытучылар электрон журналны да тутырып баралар.
Индира апа уңган хуҗабикә буларак та мактауга лаек. “Ничек шулай барысына да өлгерәсез, балалар, укыту, шундый зур бакчаны эшкәртү, шуның өстенә мал-туар карау, 4 баш сыерны савып чыгу өчен күп тырышлык кирәк?” - дим.
–Мин бакча эшен аеруча яратам. Күп итеп чәчәкләр, җиләк, кыяр, помидор, кишер, суган, хәтта кайбер елларны карбыз да үстерәм. Язларны көтеп алам. Балаларым да кечкенәдән булышып үстеләр, ирем дә гел булышып тора. Мин бервакытта да кулыма перчатка киеп эшләгәнем юк, бәлки уңыш муллыгының сәбәбе нәкъ менә шулдыр, аларга кул җылысы күчәдер...
Индира апаның ире Самат абый да авылда хөрмәтле кеше. Ул инде 10 елдан артык фермерлык белән шөгыльләнә, авылда бу эшне беренче тапкыр ул ачып җибәрә. Ул вакытларда үзләрендә техника юк, трактор, комбайннарны да читтән алып эшләргә туры килә. Бүгенге көндә шул җирләрендә үзләренә җитәрлек ашлык, печән үстерәләр, артып калганын саталар.
–Мин сыерларны гына савам, мал-туар Самат өстендә,–ди Индира апа көлеп. –Сөтне аертып эремчек, катык, каймак кебек продуктларны һәр атнаның якшәмбе көнендә Казан базарына алып барып сатабыз. Берара матур-матур ялтыравыклы кәгазьләргә төрелгән кибет әйберләре сатып алу “модада” булса, бүген халык авылда җитештерелгән натураль продукциягә өстенлек бирә. Тиз-тиз сатабыз, инде көндезге 2 ләрдә өйдә булабыз. Мисал өчен, 1 литр сөт 20 сум, каймак–120-140 сум, 1 килограмм ит 200 сум тора.
Авылда да шәһәрдәгедән дә яхшырак итеп яшәп була. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Мәсәлән, 1 үгез тәрбияләп сатсаң да 50 мең сум акча керә. Ни дисәң дә, авыл тырышларны ярата.
С.МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Түбән Тегермәнлек авылы.
Рус фольклоры тантанасы
Май ахырында Лаеш районының Рус Никольское авылында “Каравон” рус фольклорының 20 нче Идел буе фестивале булып узды. Анда Балык бистәсе иҗат коллективлары да катнашты.
Бу фестиваль инде күптән региональ кысалардан чыкты. Елдан-ел анда катнашучыларның саны арта. Быел юбилей елында фестивальдә 126 иҗат коллективы чыгыш ясады. Анда Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан да килгәннәр иде. Район Мәдәният йортының “Камские зори” халык вокаль коллективы күп еллардан бирле фестивальдә катнашып килә. Быел алар белән бергә фестивальнең концерт мәйданчыкларында “Калинушка” ветераннар хоры һәм солист Эдуард Закиров та чыгыш ясадылар. Балык бистәсе үзешчәннәрен хуҗалар да, фольклор форумның кунаклары да җылы кабул иттеләр.
Рәсемдә: “Калинушка” ветераннар хоры фестиваль сәхнәсендә.
Замана балаларына ни җитми?
Туй мәҗлесендә утырабыз. Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Эчемлекләрнең нинди төре генә юк! Савыт-сабаның да өстәлгә иң затлылары чыгарылган.
Күрше өстәлдәгеләр үзләре белән дүрт-биш яшьләр чамасындагы улларын да ияртеп килгәннәр. Гаиләдә бу бала бердәнбер, күрәмсең. Үз-үзен тотышы, гадәтләре шуңа ишарәли. Өстәлдәге ризыкларга төртеп күрсәтә-күрсәтә ул әле тегене, әле моны сорый. Әнисе алып биргәне ошамый, ашамлыкны кискен хәрәкәт белән этеп җибәрә, еламсырап һаман нидер аңлата, башканы таптыра. Баланың өзек-өзек сүзләре безгә дә ишетелә: “Йогурт хочу, купи мне йогурт...” дип, әнисенең күлмәк җиңен тарта ул. Әйтерсең лә, сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл бөтенләй юк.
Соңгы вакытта мондый күренешне еш очратырга туры килә. Кич эштән кайтканда кибеткә кергәч тә, шундый хәлгә юлыгасың. Ханым, кибет киштәләренә төртеп әйбер сораган баласына карап, нәрсәгә кергәнен оныта. Бала белән ана арасындагы сөйләшүләр гел бертөсле диярлек: “Мам, купи мне чупа-чупс, купи мне чипсы!!!” Ул еш кына җиңне тарткалау, аяк белән идәнгә тибү кебек хәрәкәтләр белән чиратлаша. Ахыры ничек тәмамлануы да мәгълүм. Беренче вариант–әни кеше сораган әйберләрне ала, бала берникадәр вакытка тынычлана, икенче вариант–әни кеше “җенләнеп” баланы өстерәп диярлек кибеттән алып чыгып китә, бала әллә нинди әче, ямьсез тавышлар белән елый, сугына, көйсезләнә.
Шул чакларда, балачаклары сугыш елларына туры килгән әти-әниләрнең сөйләгәннәре хәтергә килә.
1933 нче елның сентябре. Күки авылында Хөсәен һәм Хәербанулар гаиләсендә сигезенче бала булып әнием дөньяга килә. Җиде айлык булып туганлыктан, бик нәни һәм зәгыйфь була ул. Озакламый сугыш башлана. Ике абыйсы фронтка китә. Алар кире әйләнеп кайтмыйлар. Гаиләгә берсенең хәбәрсез югалуы, икенчесенең Витебск өлкәсе Зароново (Топорково) авылында җирләнүе турында хәбәр килә. Сугыш елы кыенлыкларына түзә алмыйча игезәк абыйсы белән апасы һәм якын туганы да якты дөнья белән хушлашалар. Озак та үтми, әнисе авырый башлый һәм әнигә 12 яшь тулганда (1945 елда) ул вафат була.
Ул чор кешеләренең кайсын гына тыңласаң да, вакыйгалар бертөсле–сугышка киткән, хәбәрсез югалган, тол калганнар, төрле авырулардан үлгән балалар, ач-ялангач сабыйлар турында сүз бара...
Яшьли ятим калу, ачлык-ялангачлык, черек бәрәңгедән яки бәрәңге кабыгыннан пешерелгән ризык, суга изгән умач, алабута күмәче–менә әниемнең балачак ризыклары. Хәер, бер әнинең генә түгел, барлык сугыш елы балаларының балачагы ул. Әнием сөйләгәннәрне бик бирелеп тыңласам да, ул алабута күмәченең, черек бәрәңгенең тәмен укучыга җиткерә алмам, чөнки аны аңлар, аңлатыр өчен шул ризыкларның тәмен татыган сугыш чоры баласы булуың кирәктер, мөгаен.
Шуларны искә алам да, тирән уйга калам. Бер караганда, әллә ни күп гомер дә узмаган. Ачлы-туклы тормышта үскәнәрнең балалары, оныклары шул чор вакыйгаларын энә күзеннән үткәреп “ризык кадере” дигән төшенчәне күңеленә беркетергә, алдына куелганнан борын җыермыйча авыз итәргә, табын яныннан рәхмәт әйтеп китәргә тиеш, югыйсә. Юк шул, кызганычка каршы, күпләр бу әдәплелек нигезләрен белми. Кайбер әти-әниләр үзләре дә бала алдында бертуктаусыз “Минем аңа бер дә исем китми”, “Моның тәмсезлеге! Авызга да алырлык түгел!” дигән сүзләрне кабатлыйлар.
Әйтергә теләгән сүзем шул: әти-әниләр өлешне калдырмый ашарга, өстәл яныннан рәхмәт әйтеп китәргә, ризыкның валчыгын коеп аягүрә ашап йөрмәскә кирәклеген һәрдаим искәртеп торсыннар, үзләре дә бала алдында сөйләме, гадәтләре белән ризыкны олыласыннар иде. Әти-әни белән беррәттән балаларны радио-телевидение һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары да тәрбияләсә, бер дә артык булмас иде, мөгаен. Билгеле, сугыш чоры, ачлык-ялангачлык, бәхетсез балачак турындагы фильм, язмаларга караганда “ашагыз, эчегез, моннан тәмле ризык юк” эчтәлегендәге рекламалар күрсәтүнең дә әһәмияте зур булыр иде. Әмма сугыш чоры кешеләренең тормышы, сабыйларның балачагы, бер телем икмәккә тилмереп яшәгән көннәре турында һәрдаим (бәйрәм көннәрдә генә түгел) документаль, нәфис фильмнар, тапшырулар күрсәтелсә, язмалар бастырылса, замана балалары “ризык кадере” дигән төшенчәне күңеленә ныграк беркетерләр иде...
Нәзирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Бәйрәм алардан башланды
Үри Чаллысы авылында керәшеннәрнең Тройца бәйрәме Каз.Чаллы авылының “Нур” фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмне Казан шәһәреннән килгән җырчы Наил Табанаков алып барды. Биредә үз авылы халкы гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә бик күп кеше җыелган иде. Бәйрәм күрке көрәштә дигәндәй, мәйданны гөрләтеп бу бәйгедә күрше район егете Фәрит Каюмов баш батыр булып калды.
Алан-Полян авылы халкының “Симек” милли бәйрәме шимбә көнгә туры килде. Бәйрәмне шәһәрдән кайткан Светлана белән Сергей Максимовлар бик күңелле итеп алып бардылар. Анда шәһәр артистлары да чыгыш ясады. Авыл үзешчәннәре һәм халкы күңелендә зур популярлык казанган, клуб мөдире Нина Муллина җитәкчелегендәге “Алан” фольклор ансамбле чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Һәр бәйрәмнең үзәгендә булган көрәштә өч буын вәкилләре бил алыштылар. Авылның өметле яшь көрәшчесе Евгений Емельяновка шәһәрдә яшәүче эшмәкәр музыкаль үзәк бүләк итте. Шулай ук урман хуҗалыгыннан яшь көрәшче Максим Яковлевка да Казаннан кайткан кунак үзенең олы бүләген тапшырды.
Керәшен Казысы авылында исә милли бәйрәмне шушы җирлектә эшләүче “Фаворит” җәмгыяте (директоры Фәрит Галәветдинов) оештырган иде. Бәйрәмгә районыбыздан гына түгел, республикабызның “Россельхозбанк” җитәкчесе Рәис Хәмзин, күрше район, шәһәрләрдән, хәтта Коми республикасыннан да кунаклар кайткан иде. Бу көнне авыл үзешчәннәре Ирина Матвеева, Алена Харитонова һәм гармунчы Сергей Харитонов җыр-биюләр белән халык күңелен ачтылар. Бәйрәмгә бик күп спорт төрләре буенча чыгыш ясаучылар, шул исәптән көрәшчеләр дә байтак җыелган иде. Авыл кешеләре рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Даны әле дә Яши
Халкыбыз күңеленә көч-куәте белән кереп калган көрәшче Нотфулла Вәлиевне авылдашларыбыз әле дә яхшы хәтерли. Ул үзенең тырыш хезмәте, кешелекле, намуслы булуы белән дә күпләрдән өстен булды.
Нотфулла абый узган гасыр башларында Олы Солтан авылында туган. 6-7 яшьтән үк шәхси хуҗалыкларында каз, үрдәк бәбкәләре саклап үскән. Соңрак әти-әниләренә кыр эшләрендә булышкан. 11 яшьтә инде ул хуҗалыкта тырмада эшли, ә төнлә атлар көтә. Бераз дини сабак алып, аннары авылда ачылган башлангыч мәктәптә белем ала. Илгә революция дулкыннары үтеп кергәч, тормышта кискен үзгәрешләр була. Аның да дөньяга карашы үзгәрә. Алар авылда беренчеләрдән булып яңа оешкан “Яңалиф” колхозына керәләр. Ә инде үсеп көч-куәте ташып торган егет авыл Сабантуйларында катнашып батыр кала башлый. Күрше-тирә төбәкләрдә дә мәйдан тота ул. Батыр Нотфулла Гобәй авылында үскән кыз белән танышып гаилә корып җибәрә. Тормышлар инде көйләнде дигәндә генә, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Хатынын, ике баласын калдырып фронтка китеп бара ул. Нотфулла хезмәт иткән хәрби часть камалышта кала һәм әсир төшәләр. Авыр, тоткын елларын ул Голландиядә немец фермерында хезмәттә үткәрә. Союздаш Англия гаскәрләре генә азат итә аларны. Туган илен, гаиләсен сагынып ул авылга кайта. Сугыш елларында кичектерелеп килгән Сабантуй бәйрәмендә Нотфулла янә авыл батыры булып кала. Шуннан соң да озак еллар дәвамында ул Олы Солтанда һәм күрше-тирә төбәкләрдә мәйдан тота. Әмма тормыш гел уңышлар, бәхет-куанычлардан гына тормый шул. Аның гаиләсенә дә зур хәсрәтләр кичерергә туры килә, көтмәгәндә хатыны вафат була. Ул янә гаилә корып җибәрә. Үзара килешенеп ике бала да ияләшеп, матур гына яши башлагач, тагын кайгы. Нотфулла абыйның хатынын һәм нәни баласын бер ир белән хатынны 1948 елның җәендә авыл читендә атып үтерәләр. Авыр, ләкин түзә егет. Яңадан гаилә кора. Ике оядан калган 8 баланы тәрбияләп үстерәләр. Авылдашыбызга тагын бер кайгы килә әле. Үз гаиләсен корырга йөргәндә улы юл һәлакәтендә вафат була. Әнә шулай шактый зур, авыр кайгылар кичерсә дә, бирешми, сыгылмый ул. Сабый чактан ук күңеленә сеңгән хезмәт сөючәнлеге, тәвәккәллеге аның тормыш кыйбласына әйләнә. 1946 елдан тәмам лаеклы ялга киткәнче ул кырчылык бригадиры хезмәтен башкара. Хуҗалык эчендә генә түгел, район күләмендә алдынгы урыннарны билиләр. Көрәшче Нотфулла исемен лаеклы йөртеп, пенсиягә чыкканчы ул атлардан аерылмады. Бар гомерен халкына хезмәткә багышлады. 30 елдан артык көрәш мәйданында җиңү яулады. Аны авыл кешеләре әле бүген дә яхшы хәтерлиләр, зур хөрмәт белән искә алалар.
Бәдамша ВӘЛИЕВ.
Олы Солтан авылы.