14 февральда Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Бурмистрова Анна Григорий кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рашитов Роберт Рафик улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.