Литературно-музыкальный кич.

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 февралендә Халыкара туган тел көненә, “Крепкая семья” партия проекты һәм ТАССР ның 100 еллыгы кысаларында  Балык- Бистәсе муниципаль районы мәдәният йортында  “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль  клубы (җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  Фирдания Бәдретдинова) һәм “Балам- багалмам”  гаилә клубы (җитәкчесе Гөлия Кәримуллина) белән берлектә әзерләнгән “Талантлы син, кеше  туганым!”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак.  Кичәдә тамашачылар районыбыз талантлы шәхесләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  Рәсимә Гарифуллина, “Өмет” халык фольклор ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Мингәлиев, Халыкара, Республика конкурслары  Лауреаты Регина Шмелёва, Әлфия Гыйлметдинова, Сергей Фалин , Алия Хәмидуллина белән танышып узачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International