Туган көнегез белән,хөрмәтле ветеран!

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

   13 февральда Балык Бистәсендә яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны Данеев Виктор Георгий  улын туган көне белән котладылар.Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип кызыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International