8 февральда Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Карпова Мария Петр кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галим улыннан, «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип кызыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды.