2019 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы"республика конкурсына йомгак ясалды. «Хатын-кыз-ана» номинациясендә Мельничный Починок авылыннан Зәйнуллина Гөлүсә Рашат кызы катнашты. Гөлүсә Рашат кызы «Балам-Багалмам»ны алыштыручы гаиләләр клубының актив катнашучысы булып тора. Нәзир Нәҗим улы белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта авыр тормыш хәлендә калган дүрт нәселле бала тәрбияләнә. Әлеге конкурста катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.