Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

   4 февральда  Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Щербакова Мария Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән  истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International