4 февральда Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мифтахутдинова Тамара Хазип кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.