2 февральда Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне, Миндубаева Миннисә Галим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галим улыннан, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.