2 февральда Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм Сафич улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галим улыннан, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.